поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.12.2022 Сәясәт

Сталин "кайтты": юлбашчыга яңа һәйкәл кемгә кирәк?

Кичә көне буе республика матбугатында һәм социаль челтәрләрдә шауладылар. Сәбәбе — Чаллыда бер шәхси мәктәп ишегалдында Сталинга һәйкәл куйганнар. Дөрес, аның ачылышы язын гына булачак, әмма яңалыкка кагылышлы тавыш хәзер үк чыкты. Мәктәптә Сталинның илебез үсешенә, индустриализациягә йогынтысы зур дип белдерәләр.

Халык арасында аның СССР белән идарә итүе буенча төрле фикерләр йөри, каршылыклылары җитәрлек. Кемдер Сталинны палач ди, ә башкалар өчен ул илебез тарихында булган иң яхшы җитәкчеләрнең берсе булып тора. 
 
Ни генә дисәк тә, нәкь менә Иосиф Виссарионович вакытында халык саны берничә дистә миллионга артты, җитештерү һәм сәнәгать тармагы күзгә күренеп үсте, бик күп завод һәм фабрикалар барлыкка килде, ришвәтчелек тулысы белән бетмәсә дә, түрәләр аның белән бәйленүдән куркып торды, шулай ук Бөек Ватан сугышында җиңү яулауны да онытмыйк. Дөрес, тарих битләрендә репрессияләр, эзәрлекләүләр һәм атып үтерүләр дә җитәрлек булган. Әйтик, нәкь менә шушы чорда күп кенә хәрбиләр, шул исәптән атаклы генерал һәм маршаллар, пулядан бакыйлыкка күчкән.
 
Болары да бар, бәхәсләшеп тормыйм. Ләкин, яхшылык булган җирдә начарлыкның да барлыкка килүен без беләбез бит инде, моннан беркая да качырга мөмкин түгел. Бу дөньяда абсолют мәрхәмәтлелек, идеаль кеше кебек үк юк, һәрберебездә китек бар. Мондый хәлдә илбашын бары тик халыкның аның җитәкчелегендә ничек яшәве буенча һәм башкарган эшләре аша гына бәяләп була. Ә бит, югыйсә, АКШ президенты Рузвельт эскәмиягә утырыр өчен нәкь менә Сталинның рөхсәтен көтеп торды. Монда бер генә сорау туарга мөмкин: Иосиф Виссарионовичның бөек эшләре үзенең үк кыңгыр гамәлләрен җиңә алырмы? Әлеге мәсьәләне үлчәүгә салып кына чишеп була, ә һәрбер кешенең моңа карашы төрле, чөнки барыбызның да характеры да, хис-тойгылары да, уйлары да аерылып тора. 
Фото: https://chelny-izvest.ru/
 

Рәсим ХАҖИЕВ
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»