поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.12.2022 Шоу-бизнес

Марат Галимов Мальдив утравында мәчеттә азан әйткән

Гаилә дуэты Марат Галимов белән Линара Батталова Мальдив утрауларында ял итеп кайтты. Җырлы гаилә анда гаҗәеп матур клип төшергән. Мальдивта булган кызык хәлләр турында безгә Линара үзе сөйләде.

“Мальдивта “Хәтерлисеңме?” җырына клип төшердек. “Бу юлы клип төшермибез, ял итәргә барабыз”, - дип кисәтеп куйган иде Марат. Әмма мин чемоданга кирәкле әйберләрне җыйганда, ул эшнең нидә икәнен аңлады (көлә). Андагы матурлыкны күрсәң, клип төшермичә түзеп булмый.
 
Клипны шунда яшәүче видеооператор төшерде. Мальдивта ачык йөзле, әмма сүзендә тормый торган кешеләр яши дигән нәтиҗәгә килдек. Чөнки клип төшерү өчен өч операторны белештек, берсе дә килмәде. Дүртенчесен көчкә эзләп таптык, анысы белән дә тәрҗемәче ярдәмендә сөйләштек. Ул туйлар төшерүче фотограф булып чыкты. Видеоларны да кыска итеп кенә төшерә икән. Кыскасы, безнең видеолар 4 секундлык булды (көлә). Тәүлек буе төшереп, бөтен булган материалны үзебезнекеләргә алып кайтып тапшырдык. Бу – “Җырым бул син” клибының дәвамы кебек булды. Аны Африкада, Занзибарда төшергән идек”, - ди Линара.
 
“Анда халык беркая да ашыкмый, барысы да үз көенә яши. Мальдивта вакыт, чынлап та, туктала. Бу үзенә күрә бер тылсымлы урын. Ун көнгә генә барсак та, бер ай яшәп кайткан сыман булдык. Җәннәт белән тиң урын. Биш тапкыр Төркиягә барганчы, Мальдив утравына барып кайтырга киңәш итәм”, - ди Линара Батталова.
 
Мальдивта төрле кызыклы хәлләр, маҗаралар да булган. “Берзаман урам буйлап барганда, Марат кычкырып татарча җырлый башлады. Яныбыздан үтеп баручы кешеләр туктап, “сез татарча җырлыйсызмы?” дип сорадылар. Танышып, сөйләшеп киттек, болар Питрәчтән булып чыкты. Кызык хәлләр күп булды инде, аларның барысын да кешегә сөйләп бетереп булмый...” - ди Линара.
 
Аның сөйләвенчә, бу утрауда спиртлы эчемлекләр бөтенләй юк икән. “Шулай да җаен табучылар булды, башка утрауга барып алып килделәр. Ләкин бу утрауда исерек килеш йөрү катгый тыела. Мәчетләр бик күп. Марат көн саен мәчеткә йөрде. Беркөнне хәтта азан да кычкырды әле. Диндәге кешеләргә менә дигән ял итү урыны бу. Экскурсияләре дә ошады, бәяләре дә әллә ни кыйбат түгел”, - дип сөйләде Линара Батталова.
 

Эльвира ШАКИРОВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.12.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»