|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2022 Фаҗига
Йөк машинасы һәм хәрбиләр утырган микроавтобус бәрелешкән, 16 кеше һәлак булганБүген Донецк Халык Республикасының Шахтерск районында, Шахтерск – Торез трассасында, йөк машинасы һәм хәрбиләр утырган микроавтобус катнашында юл-транспорт һәлакәте булган. Бу хакта ТАСС агентлыгы ашыгыч хезмәтләргә сылтама белән хәбәр итә. Авариядә 16 кеше һәлак булган, тагын өчесе төрле тән җәрәхәтләре алган – аларны авыр хәлдә хастаханәгә озатканнар. Авариядә йөк автомобиленең йөртүчесе дә һәлак булган. Һәлакәт булган урында оператив хезмәтләр эшли, дип яза Татар-информ.
Хастаханәгә озатылган зыян күрүчеләр хәзерге вакытта реанимациядә.
Фото: Фрипик.ру
--- |
Иң күп укылган
|