|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.12.2022 Шоу-бизнес
Айгөл Бариева: "Бу – минем сиңа соңгы бүләгем"Җырчы Айгөл Бариева вакытсыз вафат булган ире Линарның туган көнен ничек каршы алачагын язган. Бу хакта ул үзенең телеграм-каналында уртаклаша. «5 ай синсез… 5 ай синсез уянам, синсез ятам... 5 ай синсез сулыйм... Тормыш дәвам иткән кебек… Шулай ук йөрим, елмаям, аралашам, сөйләшәм, эшлим, алга атлыйм, яшим кебек... Ләкин минем өчен бар да үзгә… Башка планетада яшим мин хәзер. Җир белән күк арасындагы бер планетада... Ә бу – минем сиңа соңгы бүләгем. 14 декабрьдә, синең туган көнеңдә, концертта син аны тулаем күрә алачаксың... Чөнки син дә безнең белән булачаксың, мин беләм», – дип уртаклаша ул.
--- |
Иң күп укылган
|