|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.12.2022 Җәмгыять
Рөстәм Нәбиев: Кулларым белән көненә 14 сәгать юл үтәмБилгеле блогер, Уфа мэры киңәшчесе, Казбек, Эльбрус тауларын яулаган Рөстәм Нәбиев бу юлы Танзаниягә юл алган. Максаты – Килиманджаро вулканының түбәсенә менү. “Кичә кулларым белән 14 сәгатьтә 7 километр үттем. Минем бу кадәр озак беркайчан да “йөргәнем” юк иде. Лагерьга иртәнге 6да гына кайттык”, – дип язган иде ул өченче көн үзенең телеграм-каналында.
Бүген исә: “Бу минем өчен иң авыр менү. Көненә кулларым белән 14 сәгатькә кадәр юл үтәм”, – дигән.
Рөстәм сөйләвенчә, командада мөселман кешеләре күп.
“Балаларымның исемнәрен әйткәч, Әминә турында ишетү белән: “Сез мөселманмы ни?” – дип сорадылар. “Әйе”, – дигән идем, бик шатландылар”, – дигән Нәбиев.
--- |
Иң күп укылган
|