|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.12.2022 Җәмгыять
Халык синоптигы: "Хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак"Рәис Шәкүров, Арча районы Ашытбаш авылы: — Кыш артык салкын булмас. Ни өчен дигәндә, суган кабыгы галәмәт юка. Беренче билгесе шул. Ә хут суыклары башка елдагыга караганда нык салкын булачак. Хут суыгы 35-40 оСка җитсә, җәй бик матур киләчәк. Аномаль күренешләр көтә дип уйламыйм. Декабрьдә кар күп явар. Кар кирәк. Яуса, көне дә җылы була, уңыш өчен дә яхшы. Ә гомумән алганда, артык салкын да түгел, бик матур кыш булачак.
Арыш чәчеп калдырган кешеләр отачак. Басуда арыш уҗымнарын карап йөрим, ямь-яшел булып, бик әйбәт тишелеп калдылар. Минзәләдән: “Яңгыр яумый. Арышны чәчикме, юкмы?” — дип киңәш сорап шалтыратканнар иде. “Бернәрсәгә карама, чәч. Миләш күп булды быел. Андый вакытта арыш уңа”, — дип җавап бирдем. Агулап чәчәргә киңәш иттем. Чөнки августтагы эсселек кортларга үрчергә ирек бирде. Ә калган яктан бар да яхшы. Киләсе елга, Алла боерса, уңыш әйбәт булачак.
Ә Сезнең фаразлар нинди, Дуслар?
--- |
Иң күп укылган
|