поиск новостей
Бүген кемнәр туган
  • 01 Май
  • Мирза Мәхмүтов (1926-2008) - галим
  • Мөҗип Низамиев - мәдәният хезмәткәре
  • Римма Ратникова - дәүләт эшлеклесе
  • Атлас Гафиятов - журналист
  • Әлфинур Хисами - журналист
  • Мөршидә Кыямова - журналист
  • Кави Латыйп (1927-2008) - язучы
  • Мансур Шиһапов (1940-2022) - шагыйрь
  • Вакыйф Нуруллин - язучы
  • Резеда Вәлиева (1930-2022) - шагыйрә
  • Тәүфикъ Әйди (1941-2001) - язучы
  • Фатих Сибагатуллин (1950-2022) - дәүләт эшлеклесе
  • Тәлгать Хәмәтшин - радиодиктор
  • Надия Фәхретдинова - рәссам
  • Әхмәт Исхак (1905-1991) - шагыйрь
  • Майя Вәлиева - язучы
  • Мирсәй Гариф - язучы
  • Әсгать Салах - язучы
  • Фарил Фатыйхов - көрәшче
  • Тәүфикъ Сәгыйтов - журналист
  • Азат Ганиев (1942–2012) - язучы
  • Хәмид Мәткәримов - җырлар авторы
  • Бәшир Рәмиев - уйлап табучы
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
29.11.2022 Дин

Рөстәм хәзрәт Хәйруллин: Кайберәүләр мәчеткә хөкүмәт ярдәм итә дип уйлый. Әмма мәчетләр язмышы халык җилкәсендә

Мәчеттә эшләүче имам-хатыйпларның, хәзрәтләрнең хезмәте сугыш кырында халыкны яуга күтәрүче командирларныкына караганда да катлаулырак. Чөнки имамнар – мөнбәргә басып, адәм балаларын иманга, Аллаһ юлына өндәүчеләр. Кемнәрдер бу миссияне җиренә җиткереп башкарса, кемнәрдер инде: «Мин – мулла, сез миңа рухани эшем бәрабәренә хезмәт күрсәтергә тиеш!» – диеп намазлыгыннан да төшмәскә маташа.

Безнең белешмә: 
Рөстәм хәзрәт Хәйруллин – Татарстанда абруй казанган дин эшлеклесе. Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы, социология фәннәре кандидаты, Казан федераль университеты һәм Русия Ислам институты доценты.  
 
Бөгелмәдә туып-үстем. Әниемнең төпчек улы, ул мине 46 яшендә тапкан. 10 яшьләремдә мәчеткә алып барды, анда лагерьга йөрдем. Менә шул вакыттан мәчеттә үстем, тәрбияләндем. Вакытлар узгач, әле Бөгелмәдә имам булып та тордым. «Хулиганнар чыга торган мәктәптә укысаң да, кеше булгансың!» – диючеләр дә булды. Аллаһка шөкер, дини, милли тәрбия алуның нәтиҗәсе уңай булды. Рәсүлебез, ураза, намаз адәм балаларын начар йогынтылардан пәрдә шикелле саклый, ди. Ата-ана, баласы мәктәп яшенә җиткәч, уку йорты сайлый башлый. Яхшырак мәктәпкә бирергә тырыша. Шул ук вакытта мәчет-мәдрәсәгә йөртүне дә кайгыртырга тиеш, чөнки баланы замана шаукымы: интернет, урам йогынтысыннан саклау зарур. Бала мәчет сукмагын таптаса, хулиганнар юлыннан китмәячәк. 
 
Быел безнең мәчет үз ишеген ачканга тугыз ел тулды. Иман йортыбызның исеме «Гаилә» булгач, исеме җисеменә туры килсен, дип без гаиләләр белән эшләргә тырышабыз. Бәләкәй нарасый да, аксакал да – гаилә. Менә шуларның барысына да файдалы, кирәкле проектлар, чаралар оештырабыз. Ярәмчеләремә Аллаһының рәхмәте яусын, алардан башка берни майтарып булмый. «Гаилә» мәчете бер гаилә шикелле эш-гамәлләрен алып бара. «Адәм белән Һава» проекты уңышлы эшләп китте. Шылтыратып та, шәхсән килеп тә гаризалар калдырып китәләр. Казаннан гына түгел, Татарстан районнарыннан да сөйгәннәрен табарга теләүчеләр мөрәҗәгать итә. Шунысын әйтәсем килә: бу юнәлештә эш җайлы гына бармый. Һәр кеше үзенә идеаль пар эзли. Халыкта бер мәзәк йөри бит: «И, бабай, өйләнмәгәнсең дә, идеалыңны таба алмадыңмыни? Очраттым, әмма ул да идеалын эзли иде шул...»
 
Кешеләрне кавыштыру – бик четерекле гамәл. Без хәзер дөнья мисалларын өйрәнәбез. Һәр кешенең тәкъдим, сорауларын компьютер программасына кертеп, бер-берсенә туры килгән парларны исәпләп чыгарабыз... Безгә бервакыт олы яшьтәге апа килде. Аның иллегә җитеп килә торган улы бар икән, үзе бакыйлыкка күчкәнче, шул улын башлы-күзле итәргә уйлаган. Бу апа кеше азрак соңга да калган инде. Әмма баласын тормышлы итү ата-ана өстендә. Әти-әниләр сирәгрәк мөрәҗәгать итә шул. Алар баласының кемне сайлаганын балалары кавышканда гына белә... 
 
Авылларда төпләнеп калган егетләргә хатын табу читенрәк, чөнки кызларның авылда каласылары килми. Гомерлек мәсьәлә бу.
 
Безнең мәчет «Бер сәгатьтә намаз дәресләре» онлайн һәм оффлайн курслары оештыра. Замана кешесе намазга өйрәнүне озакка сузыла, күп вакыт сорый торган процесс дип кабул итәргә мөмкин. Чыннан да, ул кайберәүләргә кытай теледәй тоела. Башка эшләрен калдырып торырга туры килер дип куркып та калалар. Шуңа күрә, без бер сәгатьтә намазга өйрәтәбез, дибез. Әлбәттә, бер сәгатьтә генә бөтен догаларын ятлатырга мөмкин түгел, әмма намазның нигезен, асылын биреп өлгерәбез. Онлайн курслар популяр, күпләр шуннан өйрәнә. Мондый алым яшьләргә аеруча кулай.    
 
«Гаилә» мәчетендә яшьләр эшли. Мәчет Казанның яңа микрорайонында булгангамы, бездә олы кешеләр – сирәк күренеш. Картлар дефицит. Кизү торыр өчен бабайларыбыз килсә, бик яхшы булыр иде. Мәчеттә кешеләрне каршы алып, сәдакаларын кабул итеп дога кылып торучылар өлкәннәр булса, бик күркәм бит инде! 
 
Пандемия без муллаларга да зур сабак бирде. Үзем дә хастаханәдә ятып алдым. Җомга җитә, күңел мәчеткә ашкына, әмма барып булмый. Җомга вәгазьләрен онлайн укый башладык. Ковид зәхмәте вакытында интернет, телефон мөмкинлекләрен бик яхшы өйрәндек. 
 
«Гаилә» мәчетендә «Мәрхәмәт бүлмәсе» эшли. Бирегә киемнәр китерәләр. Безгә кием китерүчеләр, Аллаһка шөкер күп, әмма алучылар азрак. Мохтаҗларга чиста, сыйфатлы бала киемнәренә кадәр тарата алабыз. Янгын күргән, яки күп балалы гаиләләргә мөрәҗәгать итәбез. 
 
Кайберәүләр мәчеткә хөкүмәт ярдәм итә дип уйлый. Әмма мәчетләр язмышы халык җилкәсендә. Сәдака акчасы җыелган икән, газга түли. Җыелмаган икән, түбәтәен салып соранып йөри. Безнең үзебездән дә акча сорап киләләр, әмма без алай булыша алмыйбыз, чөнки мәдрәсә салабыз. Шуңа күрә, кием-салым, корбан ите җыя башладык. Шул рәвешчә, аларны мохтаҗларга таратабыз. 
 
Хезмәтең белән мәчеткә ярдәм итү күпкә хәерлерәк. Шул ук вакытта аның сүзе дә азрак булыр. Чөнки адәм балаларында шикләнү артты. Муллага яки мәчеткә сәдакасын бирәләр дә, мулла сәдаканы кесәсенә салгандыр, дип шикләнеп йөриләр, бар андыйлар. Әгәр дә шикләнәсең икән, бирмә генә! Акчалата түгел, әйберме, мәчеткә файдасы тиярлек итепме бир, яки кулың белән файда китер.Коръәндә Аллаһы Тәгалә: «Дөньяның шайтаны да бар», – дип әйтә. Мәчеткә чакырсалар, башына төрле фикер килә: баланы карарга кирәк, эшенә өлгерми... Мәчеткә бармаска сәбәпләр табыла! Адәм баласын шулай шайтан котырта. Вәсвәсәгә бирелергә кирәкми. Рәсүлебезнең хәдисе бар: «Әгәр кем дә кем шикле фикердә икән, ул аннан качсын». Шикләнәсең икән, башка юлын тап. 
 
Кайбер очракта без – муллаларны фәрештә белән бутап җибәрәләр. Фәрештәгә кием, ризык кирәкми. Гаилә карыйсы юк. Квартплата түләми. Кайберәүләр мулла фәрештә кебек канатларын җәеп очып кына йөри дип уйлаучылар бар. Ләкин мулла – шундый ук адәм баласы. Аның хәлен белер өчен, гаиләсенә барырга, өенә керергә, күңелдәгесен белергә кирәк. Чынбарлык тормышларын белер өчен, аларга якынрак булу мәслихәт. 
 
«Ислам нигезләре» проектында укыту Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган программа һәм уку әсбаплары буенча алып барыла. Мәчеткә 6 яшьтән, 100 яшькә кадәргеләр килеп ислам нигезләрен өйрәнә ала. Өч ел дәвамында ислам дине буенча белем туплыйлар. Бездә укыганнар башка төрле мәдрәсәләргә, шул ук «Мөхәммәдия»гә кереп гыйлемен дәвам иттерә ала. «Тәрбияле бала» төркеменә исә 4-7 яшьлек балалар йөри. Алар дини белем белән бергә, мәктәпкә әзерлек курслары уза. Остабикәләребез дини тәрбия нигезләренә төшендерә, шул ук вакытта хәреф танырга да, математика, инглиз теленә дә өйрәтәләр. 
 
Адәм баласының кайбер вакытларда ачынып сөйләр серләре була. Аның кайберләрен якыннарыңа, хәтта әниеңә дә сөйли алмыйсың. Шуңа күрә, бездә «Ышаныч» телефоны эшли. Монда сөйләшү аноним рәвештә бара. Телефонда психолог-имамнарыбыз утыра. Без шылтыратучының номерын да күрмибез. Шылтыратып елаучылар, күңелен бушатучылар, балага узганнар бар. Кыскасы, замана киң мөмкинлекләр бирә. Күңелеңдә Аллаһка урын гына табасы! 
 

Мөршидә КЫЯМОВА
Идел
№ --- | 23.11.2022
Идел печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»