29.11.2022 Мәдәният
Кәрим Тинчурин театры балаларны яңа ел әкиятләренә чакыра
3 декабрь – 6 гыйнвар көннәрендә Кәрим Тинчурин театрында чыршы бәйрәме һәм “Тылсымлы арена” белән “Асылкош” әкиятләре узачак. Программада: Кыш бабай белән Кар кызы, чыршы янында әйлән-бәйлән, әкият геройлары, уеннар, бүләкләр һәм спектакль карау. “Тылсымлы арена” белән “Асылкош” спектакльләре көндез көненә ике тапкыр уйналачак.
Билетларны түбәндәге сылтамалар аша алып була:
https://tinchurinteatr.ru/repertoire/volshebnaya-arena-1663863821/ (“Тылсымлы арена”)
https://tinchurinteatr.ru/repertoire/асылкош/ (“Асылкош”)