|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
22.03.2008 Киңәш-табыш
ТЕСТ: ИММУН СИСТЕМАГЫЗ НИ ХӘЛДӘ?Иммун системасының халәтен төрле ысуллар белән тикшереп була: кан анализы тапшырып, пульсны үлчәп, колактагы нокталар буенча, хәтта чәч толымына карап та. Хроник авырулар вакытында, еш чирләгәндә табиб-иммунологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Иммун системасының “кәефен” белү өчен тест ярдәм итәр. Әгәр андагы мәгълүматлар сезгә туры килә икән, димәк, иммун системагыз какшаган яки якын киләчәктә түбәнәячәк. l Бик еш (елына 4 мәртәбәдән артык) салкын тидерәсез, температура күтәрелми, тик бик озак дәваланырга туры килә. l Авырлыгыгыз нормада түгел. l Аллергиядән интегәсез. l Аз гына туңсагыз да герпес килеп чыга, гөмбә авырулары атлаган саен “кунак” була. l Начар гадәтләрегез күп: тәмәке тартасыз, артыгын ашыйсыз, баллы тәм-томнан башка яши алмыйсыз, исерткеч эчемлек яратасыз. l Уйламаган җирдән чыгырдан чыгасыз да, аннан чак кына тынычланасыз. l Спорт белән шөгыльләнмисез, аз хәрәкәтләнәсез. l Авызыгызны ачып йоклыйсыз, гырлыйсыз. l Хроник авыруыгыз бар. l Йокысызлыктан интегәсез, саташып уянасыз. l Еш арыйсыз, ярсыйсыз, күңелегез төшә. l Тиз генә капкалап алуны, кофе, баллы һәм газлы эчемлекләрне өстен күрәсез, ә яшелчә, җиләк-җимеш табынга бик сирәк менә.
2-3 фикер сезгә туры килсә дә, иммун системагызга игътибарлырак булырга һәм яшәү рәвешегезне үзгәртергә кирәк. Алда санап үтелгәннәрнең яртысы белән килешсәгез, табибка күренегез.
--- |
Иң күп укылган
|