|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2022 Криминал
Автобус урлап, юлга чыкканҖомга иртәсендә Уфа шәһәренең дежур частена “Lotos” автобусын урлаулары турында хәбәр килә. Күп тә үтми, ЮХХДИ хезмәткәрләре автобусны Интернациональ урамында күреп туктаткан. Бу хакта республиканың Баш автоинспекторы Владимир Севастьянов телеграм-каналда язып чыккан. Автобусны Уфа районында яшәүче 53 яшьлек ир урлаган. Ул Инорс бистәсендәге Фронт бригадалары урамында урнашкан парковкага качып-посып кына уза да, автобусның ачкычы зажигание йозагындә калганлыгын күрә.
Ир, автобуска утырып, саклана торган парковкадан тыныч кына чыгып китә. Аны диспетчерлар күреп кала һәм хокук саклау органнарына хәбәр итә.
Тоткарланган ир сүзләре буенча, урланган автобуста ул Кушнаренко районына барырга ниятләгән. Хәзер әлеге хәлнең нечкәлекләрен ачыклау буенча тикшерү эше бара.
Автор:Резида Валитова
--- |
Иң күп укылган
|