|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
14.11.2022 Җәмгыять
Куеннарыннан намазлыкларын тартып чыгаралар да, юеш юлга җәеп, намазга басалар...26 - 28 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы, “Татмедиа” Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы белән берлектә, чираттагы Бөтенроссия татар журналистлары форумын уздырды. Казанда уздырылучы форумнарга килгән саен делегатларны Татарстанның тарих, дин ягыннан, яисә күренекле кешеләре белән танылган авылларга алып баралар. Бу юлы журналистларны Кукмара районы белән таныштырырга алып киттеләр. Ләкин сәяхәтебез Кукмарага терәлеп торган Киров өлкәсенең Пенәгәр авылыннан башланды.
- Кукмара халкына мин бик рәхмәтлемен, - ди гомеренең 25 елын педагогикага багышлаган, бүгенге көндә район тарихын барлауга зур көч куйган Иске Пенәгәр авылы мәчетенең имамы Зыятдин Нәҗметдинов.
Берничә ел элек аңа “Кук¬мара районы алдын¬дагы ка¬занышлары өчен” ме¬дале тап¬шырылган, ә без барган көн¬не аның Бөтендөнья татар кон¬грессы уздырган “Сез иң гүзәл кеше икәнсез” онлайн-конкурсында Гран-при бүләге алуы билгеле булды. Бу конкурс нәрсәсе белән ошый – анда хәрәмләшү булырга мөм¬кин түгел, чөнки укучылар үзләренең укытучылары турын¬да язып җибәргән хатларны бөтен дөнья укый, үз бәясен һәркем бирә ала. Ә без, татар журналистлары, Зыятдин хәз¬рәт белән якыннан танышкач, шушы җиңү белән котлаган беренче кешеләр булуыбыз белән горурланып куйдык.
Зыятдин Мөхәррәм улы Ка¬зан дәүләт университетының та¬рих-филология факульте¬ты¬ның өченче курсында укыганда ук Кукмараның яңа ачылган 4нче мәктәбе китапханәчесе булып эшкә урнаша, китапханәче дә, татар теле һәм тарих укытучы¬сы да булып эшли, “Фотога төшерү”, “Туган якны өйрәнү” түгәрәкләре оеш¬тырып җибәрә. Фотоаппараты кулыннан төшми - мәктәпнең бар тарихын, фо¬тоотчетларын алып бар¬а ул. Ә 2010 елда, укытучылар¬га ноутбуклар кайтарылгач, яңа технологияләр белән мавыгып китә. Шәхси архивында үз гаиләсе, мәктәп, авыл мәчете турында искиткеч күп фото- һәм видеоматериаллар туплана.
Тарихчы туган авылы та¬рихы белән генә кызыксынып калмый, 1989 елда Болгарда, Иске Казанда барган археологик эзләнүләрдә катнаша, аннары мәктәп укучыларын да ел саен археологик эзләнүләргә алып бара башлый. Шулай аларга хезмәт тәрбиясе би¬релә, күңелләрендә рухи байлык туплана, дингә кереп китеп, беренче намазлар¬ын да шунда өйрәнәләр. Балаларны кыр тормышы җаваплылыкка өйрәтә, чөнки экспедицияләрдә барлык мәсьәләләрне дә үз¬ләренә хәл итәргә туры килә.
2006 елда, Зыятдин Нәҗ¬метдинов балалар белән чи¬раттагы экспедициягә җые¬нып йөргән көннәрнең берсендә көчле җил чыгып, 1826 елда салынган мәчет манарасының ае ишелеп төшә, ә берничә көннән соң имамы Камил хәзрәт вафат була. Авылдашлары ике атна буе Зыятдинның экс¬педициядән кайтканын көтеп алалар һәм аны имам итеп сайлап куялар. Бу вакытта Зыятдин Нәҗметдинов дин белән инде шактый таныш: исем ку¬шу, никах, Коръән уку кебек вазифаларны башкара алган, Кукмара мәдрәсәсе белән тыгыз элемтәдә тор¬ган шәхес булып җитешкән кеше. Дини гыйлем алганы булмаса да, Коръән укый ала, Казанда гарәпләр оештырган курсларда укып, белемен арттырып кайта...
- Кукмара тирәсендәге авыл¬лар та¬рихы турында китаплар ба¬сылып чыга башлагач, минем дә күңелемә шундый уй килде. Тик безнең Пенәгәр авылы турында материал туплап бу¬лырмы, дигән шик бар иде. Шулай да 2018 елның көзендә авыл китапханәчесе Нурисә Баһавиева белән ма¬териаллар туплау эшенә ке¬рештек. Иң элек вакытлы матбугатта басы¬лып чыккан мәкаләләрне тупла¬дык, халыктан аудиоязмалар, фото¬материаллар җыйдык. Яшь¬ләр, мәктәп укучылары аларны электрон формага китерергә булышты. Фәрит Вәлиев ар¬хив материаллары белән эш¬ләргә өйрәтте. Авылның иске имля белән язылган метрика кәгазьләрен тәрҗемә итүче булмагач, бу эшкә үзем алын¬дым. Эше күп булды, бәлки, аягымны сындырмаган булсам, әлегә кадәр китап чыкмаган да булыр иде. Ә йөри алмагач, китап өстендә эшләргә вакытым булды.
Күп гаиләләрнең шә-җәрәләрен булдырдык. Шулай итеп, “Пенәгәрдә мең дә бер кичә” китабы өч томда басылып чыкты, - дип сөйли имам.
Шунысы игътибарга лаек: мәчеттә шактый зур китапханә тупланган, зур телевизор, озын өстәл бар. Кышкы кичләрдә биредә авылдашлар җыелып, та¬тар кинолары карыйлар, фикер алышалар, китап укый¬лар, киләчәктә бөтен авыл халкы белән башкарылачак эшләрне барлыйлар. 2014 ел¬да төзекләндерелә башла¬ган мәчетне ничек эшләп бетер¬дегез, дип сорасалар, Зыятдин Мөхәррәм улының күзләре кабынып китә сыман. Ул 1826 елда салынган мәчетнең һәр бүрәнәсен, матчаларын, бас¬кыч¬ларын кадерләп саклап, яңартып-чистартып, ә эчке һәм тышкы ягыннан заманына туры килерлек итеп эшләттергән. Һәр¬бер тарихи бүрәнәне ачып, сөйләп күрсәтте - үзем ша¬һит. Шулай ук анда музей сы¬манрак шкаф та бар. Анда ремонт вакытында килеп чык¬кан борынгы кадаклар, 700 меңләп фотосурәт тө¬шер¬гән фотоаппарат, элек бик¬ләнә торган, ә хәзер тәү¬лек әйлә-нәсендә ачык булган мәчетнең йозагы һәм тагын шундый, авылдашлары күңе¬ленә ятыш¬лы әйберләр саклана. Шул фотоаппарат төшергән фото¬сурәтләр арасыннан бер¬се күңелемә кереп калды. Күз алдыгызга китерегез: Гает бәй¬рәме.
Юлларына асфальт та җәелмәгән мәчет урамының ике ягыннан, кара-каршы, тәкъбир әйтә-әйтә, картлар, ирләр һәм малайлар килә. Мәчет янына килеп җиткәч, куеннарыннан намазлыкларын тартып чыгаралар да, юеш юлга җәеп, намазга басалар...
- Ник соң сезнең авылда бу хәтле күп халык мәчет ти¬рәсендә йөри, - дигән сорауга имамның җавабы бер: “Чөнки авылның һәр кешесе аны төзекләндерүдә, янкорма салу эшләрендә катнашты. 7-10 яшь¬тәге балалар кирпеч ташып тордылар, яшүсмерләр ком, су, цемент кушып, балчык изде¬ләр, ирләр диварларын күтәрде¬ләр”, - дип сөйләде имам.
Ә ахырда, ышанмаучылар өчен, видео да күрсәтте. Бер¬гәләшеп мәчетне торгызу, китап язу, видео төшерү, борынгы фо¬тосурәтләрне саклау, туплау, авылның тарихын барлап яшәү авыл халкын берләштерә икән. Биредә олылар гына түгел, яшь ир-хатыннар да, балалар да үзләрен иркен хис итәләр, киш¬тәләрдәге китапларны йот¬лыгып укыйлар. Бу авылда иң күп китап укучылар яши, һәм моны алар никтер нәкъ мәчеттә эшлиләр.
Чынлап та, ике йөз ел элек ата-бабалары салган, әллә кайлардан килгән үзбәк-таҗиклар түгел, ә авылдашлар үз куллары белән яратып төзекләндергән мәчет бу халыкның туган йорты кебек. Алар үз мәчетләренә, үз авыл¬ларына хуҗа булып яшиләр, чөнки аларның авыл тарихын, шәҗәрәләрен, иманын барлап торучы, бернәрсәгә дә битараф булмаган әйдәп баручы имам¬нары бар.
...Зыятдин хәзрәт журна¬листларга видеоны күрсәтеп бетергәч, мәчет ашханәсендә беразга тынлык урнашты. Һәр¬кем үз авылы мәчете турында уйланды бугай. Арабыздан берәү генә, аңына килеп һәм хисләнеп: “Зыятдин хәзрәт, Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” - дип әйтеп салды...
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА
Казан - Иске Пенәгәр - Самара.
Эльмира ШӘВӘЛИЕВА |
Иң күп укылган
|