|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2022 Тарих
«Җиңү юлы» буйлап атладылар7 ноябрьдә Самарада “Җиңү юлы” дип аталган чираттагы Хәтер парады узды. Ул 1941 елның 7 ноябрендә СССРның запас каласы булып саналган Куйбышевта уздырылган парадка багышлана. Бөек Ватан сугышы башланган елны Куйбышев мәйданында узган парад иң күләмле, иң күпсанлы булып, бөтен дөньяга СССРның төрле милләт халыклары бердәмлеген, рухи ныклыгын һәм батырлыгын күрсәтте. Бүген дә Хәтер парады Идел буе федераль округында патриотик проектларның иң күләмлесе булып тора. Россия президентының Идел буе Федераль округындагы тулы вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров әлеге чараның тарихи әһәмиятен билгеләп үтте: - Әлеге парад Бөек Ватан сугышында катнашкан туганнарыбыз белән элемтә ролен үти. Дәһшәтле елларда дошман белән аяусыз көрәшкә бөтен ил күтәрелде, фронт белән тыл берләште, үлемсез батырлыклар күрсәтеп, Ватаныбызны фашизмнан саклап калырга мөмкин булды. 1941 елның шушындый ук салкын ноябрь көнендә Куйбышев мәйданыннан япь-яшь ир-егетләр фронтка киткән-нәр. Бүген без аларның батырлыгын рәхмәт сүзләре белән искә алабыз. Совет солдатларының тугрылыгы, Ва-тан өчен утка керергә дә әзер булулары балаларыбызны һәм оныкларыбызны патриотлар итеп тәрбияләү үрнәге булып тора. Һәр өй, һәр урам, һәр җир кишәрлеге өчен үз-үзләрен аямыйча сугышкан солдатлар истәлеге гасырларда сакланыр. Элек ничек булган булса, бүген дә безнең күпмилләтле халкыбыз батырларча, иңне-иңгә куеп, Ватаныбызның киләчәге өчен көрәшкә күтәрелде. Ка¬дерле сугышчылар! Ата-ба-баларыгызның батырлыгына лаеклы булыгыз! - диде.
Өлкә губернаторы Дмитрий Азаров та 7 ноябрьнең илебез тарихында данлыклы бер көн булуын ассызыклап үтте. “Бу көнне халкыбызның рухи бө¬еклеге һәм үз иле белән горурлану хисләре парад мар¬шына кушылып ага, фа¬шист¬ларга каршы тора алган Кызыл Армиянең мәгърур йөзе булып, төрле милләт халыклары бердәмлеге тантана итә. 1941 ел ахырында Мәскәүне фа¬шистларга бирмәү өчен барган канкойгыч сугышларда Куйбышев парадының пат¬риотик роле искиткеч зур бу¬лып, “Дошман, һичшиксез, тар-мар ителәчәк, без Җиңүгә ире-шәчәкбез!” лозунгының тор¬мышка ашачагына ышаныч ту¬дырды.
Легендар Парад истәлеге әлегәчә безнең йөрәкләрдә саклана. Ата-бабаларыбыздан үрнәк алып, җиңү юлының озын һәм кыен булуын истә тотарга тиешбез. Рейхстаг өстенә Җиңү байрагын кадаган 3нче удар армия солдатларының, Куйбышев заводларында көн¬не-төнгә кушып эшләүчеләрнең батырлыгы шушы мәйданнан башланган бит инде. Ә бүген халкыбыз кабат илебез бәй¬сезлеге өчен көрәшкә күтәрелә. Мин ышанам, шушы сафларда басып торучы егетләребезнең алдына нинди генә ерак юллар, авыр сынаулар килеп басса да, алар, һичшиксез, җиңүгә ирешәчәкләр. Шушы сүзләрне яхшы итеп күңелегезгә сең¬дерегез”, - дип мөрәҗәгать итте Дмитрий Азаров.
Куйбышев мәйданы буй¬лап төз рәтләрдә хәрби струк¬туралар, ветераннарның һәм патриотларның иҗтимагый оеш¬малары, хәрбиләрне укыту үзәкләре, кадет класслары, юнармиячеләр узды. Ә мо¬билизациягә алынган хәрби¬ләрнең парадта катнашуы чарага аеруча дәрәҗә өстәде.
Эльвира РӘФЫЙКОВА |
Иң күп укылган
|