|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
13.11.2022 Җәмгыять
Зур этнографик диктантка яшьләр дә кушылдыҮткән атнада Самараның Халыклар дуслыгы йортында Россиякүләм “Зур этнографик диктант” уздырылды. Шунысы игътибарга лаек: быелгы чарада төрле милләт иҗтимагый оешмаларының яшь вәкилләре катнаштылар. Диктант башында Халыклар дуслыгы йорты директоры Игорь Буров этнографик диктантның тарихын сөйләп үтте. - Илдә яшәүче милләтләр турында бик аз беләбез, шуңа күрә акцияне оештыруның максаты да Россия халыкларының этнографик белемен арттыру. Сорауларның ике өлеше - федераль, бер өлеше төбәктә яшәүче милләтләргә караган. Биремнәрне эшләргә 45 минут вакыт бирелә, - дип уңышлар теләде.
Ләкин катнашучыларның күбесе эшләрен алдарак та тапшырдылар. Өлкә татар “Бердәмлек” газетасыннан диктантны Эльмира Шәвәлиева язган иде. Бик дулкынланса да, йөзебезгә кызыллык китермәде, 100 мөмкин булган балларның 93есен җыйды. Бу аның үткән елгы күрсәткечләреннән дә югарырак иде. Димәк, чыннан да әлеге диктант төрле милләт халыкларының мәдәниятен, көн-күрешен өйрәнүгә, кызыксынучанлыкка этәрә. Хәер, кайбер катнашучыларның сүзләренә караганда, быелгы биремнәр үткән елдагылардан җиңелрәк булып тоелган. Ә бәлки катнашучылар ел буе аңа әзерләнгәннәрдер?
Ахырда катнашучыларның һәрберсенә сертификатлар тапшырылды. Чыннан да, күбесе 70 – 95 балл алуга ирешкәннәр.
Әзерләнә торыгыз, киләсе елда да этнодиктант язачакбыз!
Венера ГАЛИМОВА |
Иң күп укылган
|