|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
02.11.2022 Криминал
Татарстанда туган көненнән соң юкка чыккан егетне үле килеш тапканнарЧаллы полициясе тарафыннан эзләү игълан ителгәнннән соң 21 яшьлек егет үле килеш табылган. Бу мәгълүматны «Челнинские известия»нең үз чыганаклары раслаган. Егет узган шимбәдә юкка чыккан. Ул ГЭС бистәсенең 1 комплексында яшәгән. Билгеле булганча, егет югалганчы берничә көн элек туган көнен билгеләп үткән. Ә юкка чыккан көнне төштән соң ул «Калина» машинасына утырып киткән һәм аны башка күрүче булмаган.
Фаҗинаның сәбәпләре билгеле түгел. Полициядә комментарий бирүдән баш тартканнар.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|