поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.10.2022 Җәмгыять

Ашыгыч операциягә мохтаҗ Дәниф Шәрәфетдинов: «Минем бердәнбер таянычым – ышаныч»

Яраткан җырчыбыз Дәниф Шәрәфетдинов Казанда концертта катнашачак икән! Шушы хәбәрне ишеткәч, гадәттәгечә, җырчының хәл-әхвәлен белешергә булдык. Юк икән шул, килми дә, катнашмый да икән… «Хәлем – хәл бит әле», – диде ул, авыр сулап.

Баксаң, икенче күзе дә сукырайган икән. Яшерен-батырын түгел, бу хәбәр өнсез калдырды. Ничек тә ярдәм итәсе килде. Дәниф исә:  «Бу хәбәрне дөньяга чыгармый торыгыз әле, сезне бит әни дә укый, аны хәсрәткә саласым килми», – диде.
 
Гомер буе якыннарын кайгырткан кеше, соңгы чиккә җиткәндә дә, шушы гадәтенә тугры кала икән. Хәле көннән-көн авырайса да, квота булыр, бушлай операция ясата алырмын, дип юаткан ул үзен. Квота дигәне генә офыкта күренми.
 
– Күрүем җәй көне үк коточкыч начарайды. Бу инде – Бехтеров чиренең бер мәкерле һөҗүме. Мәскәү профессоры, офтальмолог  Михаил Коновалов исә, дәвалау дөрес юнәлештә булмаган, дип тә әйтте. Мин аңа бөтен анализларымны юллап, консультация алган идем. Билгеле, күзгә операцияне Мәскәүдә ясатсаң яхшы булыр иде, ләкин аңа кадәр умыртка сөягендәге ялкынсынуны дәваларга кирәк. Чыннан да, без күзне дәваларга омтылдык, баксаң, башта ук шушы ялкынсынуга алынырга кирәк булган икән. Инде хәзер арты хәерле булсын дип теләргә кала. Минем көн туса да, кич җитсә дә,  бөтен таянычым – ышаныч. Ансыз булмый. Бөтен борчуым – балаларым. Алар сәламәт булсын, сәламәт булсалар, бәхетле дә булырлар. Әлегәчә кулдан килгәнчә ярдәм итеп тора идем дә бит… Алар хәлне аңлыйлар, әти дип өзгәләнеп торалар.
 
Икеләнгән чакларда хәлеңне аңлап, уйларыңны дөрес юлга юнәлтүче дустың булсын, дип, тикмәгә генә әйтмиләр. Бәхеткә, Дәниф Шәрәфетдиновның андый дусты бар. Җырчы Ринас Әхмәтов булмаса, аның хәлен белгән кеше дә булмас иде. Үзе бу хакта менә нәрсәләр сөйли:
 
– Без Дәниф абый белән шактый еллар таныш, инде хәзер гаилә дусларына әйләнеп беттек. Ул – көчле рухлы, эчендәгесен бик сирәкләргә генә ача торган горур кеше. Мин аның ничек яшәвен, бөтенләй үк булмаса да, ниләр уйлавын беләмдер, мөгаен. Ярдәм кирәк вакытта, каядыр алып барып кайтырга булса, беркайчан кире какканым юк. Беркөн шулай чишмә суы алып кайттык. Гадәттә ишек янында Дәниф абый каршы ала иде. Бу юлы куллары белән стеналарны капшап чыгып барганын күргәч, ир кеше булсам да әйтим, елап җибәрдем. Хөрмәт иткән абзый бит ул минем. Аны шушы хәлдә күрү бик авыр булды. Элегрәк, бердәнбер күзенең томалана башлавын белгәч тә, әйдә, халыкка мөрәҗәгать итик әле, дидем. Ул баш тартты. Дәниф абый кире кага икән, бернәрсә эшләп булмый. Бу юлы авырлык белән ризалашты. Сөйләшә торгач: «Ринас, әле бит шул бер исән күзем белән аранжировкалар ясап, хөкүмәт биргән 8 мең сум пенсиямә өстәп, гаиләмне ашата, улым белән кызыма да булышкалый идем. Ә хәзер оныкларымны да күрә алмам микәнни инде?» – дип, ул да елап җибәрде. Тәвәккәлләп, социаль челтәрләргә, Дәниф Шәрәфетдиновның күзенә операция ясау өчен зур суммада акча кирәклеге турында яздым. Дөрес, бик авыр заманда яшибез. Әмма бу хәбәрне, әйтик, тәмәке тартучы да укый торгандыр. Тәмәкенең бәясе – хәзер 200 сум. Бер юлыга бер кап тәмәке алмыйча, акчасын шушы ярдәмгә салса, нинди зур игелек булыр иде. Акрынлап тамчыдан күл җыелыр иде.
 
Ринас Әхмәтов, хәбәр чыгу белән, ярдәм итүчеләр барлыкка сөенә. Аның ышанычы зурдан. Без дә яхшыга өметләнәбез. Ярдәм итәргә теләк белдерүчеләр өчен исәп-хисап счетын да тәкъдим итәбез.
 
Дәниф Шәрәфетдиновка тиз арада кыйммәтле операция кирәк (СКВОЗНАЯ ПЕРЕСАДКА РОГОВИЦЫ)
Кыйммәтле дигәннең бүгенге көндә МИЛЛИОН сумнан артык сумма икәнлеген аңлыйбыз инде…
Кем күпме булдыра ала, ЗИНҺАР, ЯРДӘМ ИТИК.
 
Получатель: ШАРАФЕТДИНОВ ДАНИФ ДАНИЛОВИЧ
Номер счёта: 40817810662031714365
Банк получателя: ОТДЕЛЕНИЕ «БАНК ТАТАРСТАН» N 8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 16550200
Номер карты Сбер: 2202200600704942
Телефон: 89370423783.
 

Гөлинә ГЫЙМАДОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»