поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
28.10.2022 Язмыш

Зәринә Закирова: «Башкалар кебек кияүгә чыгарга, сабыйлар сөяргә хыялланам»

Казанда яшәүче 24 яшьлек Зәринә Закированың тумыштан аяклары йөрми. Гомере буе арбада утырса да, ул күңелен төшерми. Язмышына риза булып, үзен ничек бар шулай кабул итеп, башкаларга үрнәк булырга тырыша.

Зәринә – күп кенә бәйгеләрдә җиңү яулаган кыз. «Татарстан энҗесе» бәйгесендә дә матур итеп чыгыш ясаган иде. Инде менә күптән түгел «Невская краса – 2022» бәйгесендә  катнашып, җиңеп кайткан.  Сау-сәламәт кешеләр иренеп утырганда, арбада килеш Мәскәүгә бару да куркытмаган аны. Зәринә әле дөнья буйлап сәяхәт итәргә чыгарга да  җыенып тора.
 
–  Башта без гаиләбез белән Киров өлкәсендә яшәдек. Әтием белән әнием Казанга күчеп килергә уйлады. Миңа да зур шәһәрдә ошады. Мин монда бик күп дуслар таптым, – дип сөйли Зәринә.
 
Алар гаиләдә – ике бала. Абыйсы өйләнгән, хатыны белән өч бала үстерәләр икән.
 
– Әнием кыз бала буласымны белгәч, мине шул кадәр яратып көткән. Анализлары да яхшы булган. УЗИ да кимчелекләремне күрмәгән. Тугач кына табиблар йөри алмаячагымны, башка балалар кебек булмаячагымны әйткән. Ул чакта әнигә дә, әтигә дә кыен булгандыр инде. Гомер буе авыру бала тәрбияләү җиңел түгел бит. Минем дә төрле чакларым булгандыр. Әмма әти белән әнидән бары тик ярату гына тоеп яшим. Мин аларга бик рәхмәтле. Башкалар авыру баланы ташлар да иде. Ә алар минем өчен нишләргә дә белмиләр, – дип сөйли Зәринә.
 
 
Өйдә генә укыса да, Зәринә гел белем алырга омтыла. Көллият тәмамлаган.  Һөнәре буенча Пенсия фонды белгече булып эшли ала икән. Әмма әлегә ул бу юнәлешне сайламаган. Башка шөгыльгә тотынган. Кызга бик тә кешеләрне матурлау ошый икән. Киләчәктә макияж һәм маникюр белгечлегенә укып, үз эшен башлыйсы килә.
 
Зәринә авыру булып тугач, әнисе эшен ташлый. Аның тормышы гел кызы тирәсендә генә әйләнә. Арбада йөргәч, әнисенең ярдәме бик кирәк аңа.
 
– Минем хыялларым бик күп. Сәяхәт итәсем, матур җирләрне күрәсем килә. Аннары   башкалар кебек кияүгә чыгарга, сабыйлар сөяргә хыялланам. Аралаша торган дус егетләрем дә бар. Күбрәк интернетта танышам. Мин аларны алдап йөрмим. Беренче язышканда ук үземнең физик мөмкинлегем чикләнгәнен, арбада гына йөрүемне әйтәм. Кайберәүләр куркып кала, кемнәрдер тиз генә юкка чыга. Аралашуны дәвам иткәннәре дә бар. Тик әле мин үз кешемне очратмадым, – ди Зәринә. –  Элек мин  аралашырга ояла идем. Кеше арасына чыгарга да читенсендем. Әмма республикада минем кебекләргә карата җылы мөнәсәбәт булу яшәргә көч бирә. Син ялгыз түгеллегеңне аңлыйсың. Төрле бәйгеләрдә катнашу ул сиңа талантыңны күрсәтү генә түгел,  дуслар табарга да ярдәм итә. Ә бергә булганда бик рәхәт, бар борчулар онытыла. Йөри алмаган кызларга бер генә теләк: хәзер аралашу өчен мөмкинлекләр күп. Оялмаска, үзеңне ничек бар, шулай яратырга, кабул итәргә кирәк. Без бит беребез дә авыруны сорап алмадык. Җиргә килгәнбез икән, димәк, тиккә генә түгел. Матур эшләр белән бу дөньяны тагын да яктыртсак иде.
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 28.10.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»