|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
21.07.2008 Шоу-бизнес
"ЯҢА ГАСЫР"ДА ЯҢА СЕРИАЛ - "ВӘГЪДӘ"28нче июльдә "Татарстан - Яңа Гасыр" каналында өр-яңа сериал башлана. Ул "Вәгъдә" дип атала. Мартин Ривера - Италиядә яшәүче танылган декоратор. Әтисе Альфредоның мәетен казып алырга җыенганнарын ишетеп, ул Аргентинага кайтырга мәҗбүр була. Ватанында Мартин әтисенең яшерен тормышы турында белә. Альфредо үзенең дуслары белән гаделсезлеккә каршы көрәшкән. Ромина Франчини – икътисадый кризис нәтиҗәсендә гаиләсе бөлгенлеккә төшкән һәм хәзерге вакытта Буэнос-Айрес урамнарында картон җыярга мәҗбүр булган яшь кыз. Аның әтисе Луис – Альфредо Ривераның идарәчесе, кыйммәтле зөбәрҗәт муенсаны саклаучы ышанычлы кешесе булган. Мартин Риверага әтисе Луис Франчини белән очрашырга кушып калдырган. Ә Луис Альфредога бурычын кайтарырга һәм зөбәрҗәт муенсаны бирергә уйлый. Тик Мартин муенсаны караган вакытта, аларга һөҗүм итәләр, Луисны үтерәләр, аңсыз яткан Мартинның кулына үтерү коралын куялар. Ромина әтисенең мәете янында пистолет тоткан Мартинны күрә, һәм аны әтисен үтерүдә гаепли. Бу хәлләрдән соң Мартин, әтисе оештырган оешмада аның урынын алырга тиеш, чөнки Луисның үлемендә аның үзен гаеплиләр. Хәерче Федерико исеме артына яшеренеп, Мартин кызга әтисенең чын үтерүчесен табарга һәм зөбәрҗәт муенсаның серен ачарга сүз бирә... Нахакка рәнҗетелгән Мартин гаепсезлеген исбатлый алырмы? Сөйгән яры Роминаның йөрәген яулармы? Һәм иң мөһиме - барлык бәла-казаларга сәбәпче булган зөбәрҗәт муенсаның коточкыч сере чишелерме? 28нче июльдән башлап "Татарстан – Яңа Гасыр" каналында "Вәгъдә" сериалын карагыз!
Сценарий авторы: Леонардо Бечини Продюсерлар: Рауль Лекоуна, Идеас дель Сур Рольләрдә: Карина Зампини, Освальдо Лапорт, Сильвия Молинари, Жан Пьер Ноер, Паула Сьеро, Пепе Монһе, Аруро Бонино, Лидия Ламайсон, Һимена Фасси, Лусиана Гарсия Коста, Серһио Суррако, Фернандо Лупис, Норберто Диас, Тото Сантижан, Лаура Миллер Аргентина, 2006 ел
--- |
Иң күп укылган
|