|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
29.09.2022 Җәмгыять
"3 бәби көткәнне белгәч, шок хәлендә калдым"Баулы районында яшәүче Алинә һәм Радик Таҗетдиновларның гаиләсендә өч игезәк кыз дөньяга килде. Шулай итеп, өч яшьлек Шамилнең берьюлы Камилә, Әминә һәм Ралина исемле сеңелләре булды. ...Алинә сүзләренчә, ул куркып калган арада, Радик үзен тиз кулга алган. Бәбиләрнең өчәү, барысының да кызлар буласын белгәч, бик шатланган.
— Радик: “Аллаһы Тәгалә биргән бүләк бу”, — дигәч, мин дә тынычландым, — ди әни кеше. — Йөкле чагым яхшы үтте. Көемне көйләп, ни теләсәм дә, шуны үтәп торганы өчен иремә рәхмәт. Һәрвакыт янымнан китмичә, яклап-саклап йөрде. Бүген Аллаһка шөкер, бар да әйбәт.
Алинә күп балалы гаиләдә туып-үскән. Үзе дә күп бала табарга теләгән.
Алинәнең дә, Радикның да нәселләрендә игезәкләр бар. Радик үзе дә игезәк сыңары, игезәк сеңлесе бар.
— Әнием яклап игезәкләр күп булган, тик безгә кадәр өч игезәк алып кайтучы юк иде, — ди Алинә. — Өчәү икәнен белгәч, иң шатланган кеше әбием булгандыр. “Молодцы, кызым, нәселебездә барысын да уздырдыгыз”, — дип аркамнан сөйде. Кызларыбызга исемнәрне ирем белән бергә сайладык. Бер генә исем түгел бит, озак эзләргә туры килде.
Индира СӘЙФУЛЛИНА |
Иң күп укылган
|