поиск новостей
  • 28.04 Хыялый. Тинчурин театры, 17:00
  • 29.04 Кияү урлау. Тинчурин театры, 18:30
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 28 Апрель
  • Рафаэль Ильясов (1939 - 2020) - җырчы
  • Мин Шабаев (1913-1963) - язучы
  • Ильяс Гыймадов - эшмәкәр
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
27.09.2022 Җәмгыять

Илнур Фәйзрахманов Ижау фаҗигасе турында: "Казан фаҗигасеннән соң икенче ел китте. Беркем дә селкенми"

Журналист Илнур Фәйзрахманов Ижауда булган фаҗигагә карата үз фикерен белдергән. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язып чыкты:

"Казан, Пермь, Ижау… Бер үк сценарий... Тагын балалар гомере... Моңа кадәр дә язгаладым. Тагын язам: бүген теләсә кайсы мәктәпкә корал белән кереп була. Мәктәпләргә ялланган сак хезмәте вәкилләре ЧОПларга Авитодагы белдерү буенча җыела. 11 мең сумга Росгвардиядә 6нчы разрядлы таныклык эшләп бирәләр. Менә син – документлы каравылчы. Ә тикшерүчеләр синең таныклыгыңны гына карый. Физик халәтең аларга кызык түгел.

Мәктәп, балалар бакчаларындагы сак хезмәте вәкилләренең бар булган коралы – теле һәм металл эзләү җайланмасы. Казан фаҗигасеннән соң икенче ел китте. Беркем дә селкенми.

Мин мәктәп, балалар бакчаларын ышанычлырак саклауның ике юлын күрәм:

Әти-әниләр үзләре, чират буенча, өчәр-өчәр кеше каравылга чыга.
Һәр мәктәп, балалар бакчасына Росгвардиянең кораллы хезмәткәрләре куела. Израиль мәктәпләрендә шулай бит.
Спорт, җыр, бию мәктәп-студияләре бар. Аларда да көчәйтелгән сак булырга тиеш.
Президент яки башка түрәләр берәр кая бара башласа, берничә көн алдан, алар узасы маршрут һәр кирпеч-плиткасына кадәр тикшерелә. Озатып йөрүче үзләренең сак хезмәте, ФСБ, Росгвардия, полиция хәрби һәм штатский киемнәрдән метр саен басып каршы ала. Ә балаларны – пенсиядәге, иртәдән махмырдан интегүче ир-бабай саклый.

Түрәләрдән көтмик, балаларыбызны яклап үзебез сүз әйтик.

Ижауда корбан булганнарның урыннары оҗмахта булсын, якыннарына Ходай яшәрлек көч, сабырлык, яраланганнарга сихәт бирсен", – ди ул.
 
Моңа кадәр Илнур Фәйзрахмановның өлешчә мобилизация уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итүен яздык. 
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 27.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»