|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.09.2022 Җәмгыять
Илнур Фәйзрахманов Рөстәм Миңнехановка: Телевизордан "әтәч сугышларын" күрсәтү мәгънәсезлекТанылган алып баручы, сценарист Илнур Фәйзрахманов өлешчә мобилизация уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать белән чыкты. Ул бүгенге вәзгыятьтә спорт ярышларын тыюны, фронтта мәдәни-агарту концерт, спектакльләр куюны үтенә. "Мөхтәрәм Рөстәм Нургалиевич! Илдә "өлешчә мобилизация" бара. Ирләр махсус хәрби операциягә китә.
Сүзем елап калучы балалар, хатыннар, гомерләре буена баларым - оныкларым гына сугыш күрмәсен, дип теләгән әби - бабайлар турында түгел... Утызны узган, инде кырык - илле яшьләре тулган ирләрне дистәләгән авырулары була торып та, медицина тикшеренүе уздырмый гына хәрби полигоннарга алып китәләр. Ә шушы вакытта типсә тимер өзәрдәй спортчылар туп, шайба куа, чаңгы - роллерларда чаба. Үзәк каналлар комментаторлары алар йөгергәнгә көчәнә - көчәнә кычкырып тора.
Улы, ире авыру килеш салкын кыр казармаларында, окопларда булган хатын-кызларны, "әти кайтсын гына, һәр сүзен тыңлар идем", дип көткән сабыйларны шушы рәвешле хөрмәтлибез - юатабызмы без?!
Россия төбәкләренең үз инициативалары белән федераль үзәккә мөрәҗәгать итү хокукы бар. Шуны күздә тотып, Сездән үтенеп сорыйм:
Хәрби болганышлар тәмамланганчы Россиядә һәр төрле спорт ярышларын тыярга! Илгә куркыныч яный икән, спортчылар да ватан сакчылары сафында окопларда, казармаларда булырга тиеш. Илнең ирләре сугыш хәрәкәте барган урыннарда булганда, телевизордан "әтәч сугышларын" (ММА, бокс) күрсәтү мәгънәсезлек.
Мин мәдәни өлкәдә озак еллар хезмәт иткән кеше. Бүген мәдәни агарту бригадалары халыкның рухын күтәрергә тиеш. Һәм төбәкләрдә, һәм фронт сызыгында. Шәхсән үземнең сәламәтлегем сәбәпле корал белән (хәрбиме ул, хезмәт коралымы) илгә файда китерү мөмкинлеге юк. Агитбригада чыгышларында берсүзсез катнашыр идем. Ә бригадаларны мактаулы исемнәр алган җырчы - артистлардан җыю кирәк. Чөнки алар Дәүләт ышанычлылары. Алар Дәүләт сәясәтен үткәрергә бурычлы.
Тагын бер кат минем үтенечем:
1. Өлкәннәр арасында һәр төрле спорт ярышларын хәрби хәрәкәт барган вакытта тыярга!
2. Россиянең һәр төбәгендә, хәрби частьләрдә, хәрби операция барган фронт сызыгында, даими рәвештә Дәүләт хисабына мәдәни-агарту концерт-спектакльләре уздырырга.
Бары тик шушы рәвешле (куркытып түгел) халыкның ризасызлык дулкынына каршы тору мөмкин булачак.
Рөстәм Нургалиевич! Аңлавыгызга һәм идеяне яклавыгызга өмет итәм", - дип язган Илнур Фәйзрахманов үзенең мөрәҗәгатендә.
--- |
Иң күп укылган
|