поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
21.09.2022 Шоу-бизнес

Салават Фәтхетдинов: «Илһам Шакиров премиясе Тукай премиясенә тәңгәл булырга тиеш»

Илһам Шакиров исемендәге республика премиясе 2022 елның 1 августында башланды. Ике елга бер тапкыр премия тапшыру тантанасы легендар җырчының туган көнендә тантаналы рәвештә узачак. 200 мең сумны тәшкил иткән премия ике вокалистка (ир-ат һәм хатын-кыз) һәм «Халык җырларын башкаручы» номинациясендә җиңгән кешегә бирелә.

«Илһам Шакиров премиясе – бик зур исем, дәрәҗәле вакыйга. Чөнки ул – татар-җыр сәнгатендә кабатланмас кеше. Соңгы йөз елда андый җырчы булмаячак. Илһам Шакиров премиясе кимендә Тукай премиясенә тәңгәл булырга тиеш. Премия күләме аннан югары була алмаса да, бер дәрәҗәдә булсын иде. Тукайның үз чоры, Илһам Шакировның үз чоры бара. Оештыручылар белән җыелып премияне  арттыру турында сөйләшергә кирәк», – дип канәгатьсезлек белдерде Илһам Шакиров исемендәге Республика премиясенә багышланган матбугат конференциясендә Татарстанның халык артисты  Салават Фәтхетдинов.
 
«Журналистларның затлы премиягә үзегез дәгъва кылмыйсызмы?» – дип соравына каршы җырчы: «Мин Илһам абый премиясен күптән алган кеше. Без бер-беребезгә карата хөрмәтле мөнәсәбәттә булдык. Ул миңа һәрвакыт улым дип  дәште, якын күрде. Бу сүзләрне бернинди премия белән дә чагыштырып булмый. Әгәр дә Илһам абый исеме белән бәйләнгәнбез икән,  премия тапшыру ел саен булмый. Бәлки, аны ул язучыларга, сәнгатькә хезмәт иткән кешеләргә, талантлы музыкантларга, дирижёрларга тапшыру турында да  уйланырга кирәктер безгә », – диде җырчы.
 
Танылган җырчы каләм ияләреннән дә канәгать булмавын әйтте.  Аның фикеренчә, Илһам Шакиров исемен мәңгеләштерү буенча активлык күрсәтергә, акыллы усал булырга, аны күтәрү, яктырту буенча кулга каләмне ешрак  тотарга кирәк.
 
Журналистлар белән очрашуда беренче премия лауреатларында искә алдылар.  Алар – Татарстанның халык артисты Резеда Галимова, Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров һәм Илһам Шакировның бертуганының улы Флер Шакиров.
 
Исегезгә төшерәбез, гаризалар 2022 елның 15 ноябренә кадәр кабул ителә.
 
Таңсылу Габидуллина, Мәгариф

---
Матбугат.ру
№ --- | 21.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»