поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
17.09.2022 Шоу-бизнес

Данир Сабиров хатыны белән талашуы турында: "Вәт мин ул чакта китереп чәпәгән идем!"

Популяр җырчы Данир Сабиров хатыны Миләүшәгә өйләнгәч беренче тапкыр талашуларын искә төшергән. Бу хакта артист болай дип яза:

“Первая брачная ночь”ны без туйга кергән акчаны санап уздырдык. Ул акчага Миләүшәнең ял итәргә барасы килгән иде, әнисе дә: “Диңгезгә барыгыз”, – диде. Әмма мин, артык экономный кеше буларак: “Бер җиргә дә бармыйбыз, чөнки аннары яшәргә акчабыз калмый”, - дидем.
 
Нәтиҗәдә: туйдан кергән акчаны без ремонтка тоттык. Миләүшәнең әбисенең 33 квадрат метрлы бер бүлмәле фатиры бар иде. Янәсе, шунда башка чыгабыз дип, ул фатирны ремонтларга булдык. Әле артык кыйммәт булмасын өчен үзем дә ул ремонт эшләрендә подсобник булдым. Бар булган акчага ремонтладык та... әмма ул фатирда яшәмәдек. Әни белән карт әбине ташлап чыгып китмәдек, алар да, безгә ямансу булачак, диделәр.
 
...Вәт беренче елны талаштык без! Короче, кем кемне бөгә ала (бүгенгә кадәр шул дәвам итә). Беренче талашуны сөйлим хәзер. Миләүшәнең теләге – мин аны көн саен укуга илтергә һәм барып алырга тиеш. Мин: “Матурым, автобуслар йөреп тора, ике аягың бар. Гел йөртә алырмын дип ышандырмыйм”, – дип әйттем. Ну ярар, хотя бы тукталыштан барып алырга тиешмен дип сөйләштек.
 
Беркөнне Миләүшә: “Укудан кайтырга чыктым, мине Парина тукталышыннан килеп ал”, – дип шалтыратты да, вакытны чамалап, аны каршы алырга чыгып киттем. Тукталышка килдем, көтәм, көтәм, хатын юк. Йөз кат шалтыратканмындыр, трубкасын алмый. 
 
Әнигә шалтыратам, ул: “Күптән кайтты инде ул, өйдә”, – ди Миләүшәне. Баксаң: мин автобус ишеге ачылуга колач җәеп Миләүшәне каршы алырга тиеш булганмын икән. Автобустан чыгуга мин булмагач, үпкәләп, икенче тыкрыктан кайтып киткән бу. Вәт мин анда психландым! Хатыныма кул күтәргәнем булмады (надеюсь, булмаячак та), но шунда ачуымнан стенага кул белән китереп чәпәгән идем. Нормально талаштык без анда!
 
Очын-очка ялгап яшибез, акча бөтенләй юк вакытлар да була... Әмма, бернигә карамастан, Миләүшә ул гел чәчәк ярата! Югыйсә, аның әнисенә яисә минем әнигә кулына букет тоттырсаң: “Лучше колбаса алыр идең”, - диләр. Ә менә Миләүшә башка төрле. Аның кәефе булсын өчен мин чәчәк белән аны очындырырга да тиеш бераз. Яши-яши ул чәчәк бирү гадәткә керде инде.
 
Акча булмаган вакытларда, Миләүшә дә, студент булуына карамастан, эшләде. Урамда листовкалар раздавать итә иде. Аның өчен күп акча да түләмәгәннәрдер, эше дә рәхәт булмагандыр, әмма үзе эшләп алган акчасына бик сөенә иде..." - дип истәлекләре белән уртаклашкан Данир Сабиров.
 

---
Матбугат.ру
№ --- | 17.09.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»