поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.09.2022 Шоу-бизнес

Алып баручы Марсель Мәхмүтов туйда үксеп елаган

Танылган алып баручы, актер, режиссер, мөгаллим Марсель Мәхмүтов бер мәҗлестә үзе белән булган һәм гомеренә истә калган хәл турында сөйләде.

- Туй алдыннан, гадәттә, очрашуга йә бөтен гаилә белән киләләр, йә булачак ир белән хатын килә. Ә бу юлы каршымда 20 яшьлек кыз (чынлыкта аңа 18 яшь булган икән) белән бабай утырды. Чал чәчле иде ул. Алар яшел төстәге “Крузак” белән килде (ир-егетләр машинаның гадәти булмаган төстә булуына игътибар итәр).
 
-    Исәнмесез, сезне безгә киңәш иттеләр, - дип ул кулындагы кыйммәтле, алтын сәгатен рәтләп куйды.
 
-    Шәп. Ә кем? Сер булмаса...
 
-    Дустым. Ярты ел элек сез аның туен алып баргансыз. Ул дустының кызына өйләнде.
 
“Юк лааа!” дип әйтергә өлгермәдем, ул арада кәләш көлеп җибәрде.
 
-    Юк, безнең очракта алай түгел, - дип кыз бабайны кочаклап алды. – Бу минем әтием!
 
Шуннан соң алар бер-берсенең маңгаен үбеп, ярты минут бер-берсенә карашып утырды. 
 
-    Әтидән башка беркемем дә юк. Без гаиләдә икәү генә. Сезнең белән очрашуга икәү барырга сүз бирдем.
 
-    Әәәәә....
 
-    Егетем эштә. Ул эшли. Чөнки... (киләсе фразаны алар икәү бергә әйтте) Һәр ир-ат эшләргә тиеш! 
 
Мин бу туйның гадәти булмаячагын һәм истә калачагын аңладым. Туйның бәясен килешкәннән соң, ә мин бәяне әйтергә һәрвакыт оялам, туйның формаль ягына күчтек. Туйда әти белән кыз биюе була. Әти кешенең бу турыда ничек сөйләгәнен күз алдына да китерә алмыйсыз. Ул елады, юк, ул үкседе! 
 
-    Марсель, бу вакытта минем белән ни булачагын белмим. Зинһар, бу моментны истә тотыгыз.
 
-    Ярар, нәрсә эшләргә кирәген беләм. (Ант итәм, нәрсә эшләргә икәнен мин белмәдем). 
 
Туй көне килеп җитте. Мәҗлеснең бөтен нечкәлекләрен дә язып тормыйм. Кәләш белән шулай килештек. Ул минем язылучыларым арасында бар һәм моны язып чыгару аның идеясе иде. Шуңа күрә әти һәм кыз биюенә күчәм. Нәкъ шул елны кызым Аиша туды. Туйда әти һәм кыз биюен игълан итәр чак җитте. Дөресен әйтәм, алдан сүзләр әзерләп куймадым. “Минем дә кызым бар” дигән сүзләрдән башладым да, туктап калдым. Аишаның әтисе булган көнем искә төште. Шулай килеп чыкты, кызым туганда, мин Төркиядә фестивальдә идем. Ул вакытта Кариев театры артисты булып эшләдем. Әле дә хәтерлим, ул көнне 600 кешегә спектакль уйнадык. Спектакль тәмамлангач, режиссерыбыз Ренат Әюпов сәхнәгә чыгып, әти булуымны хәбәр итте. Залдагы 600 кеше аягүрә басып алкышлады.
 
Нәрсә кичергәнемне күз алдына да китерә алмыйсыз. Жюри рәисе кызыма нинди исем бирүемне сорады. Аиша икәнен белгәч, “Аишага тагын бер сын бирегез” диде. Без иң яхшы спектакль белән Гран-при алдык. Шушыларны искә алгач, моңсу булып китте. Хатыным янында була алмавым өчен. Кыскасы, үксеп елый башладым. Мин кәләшнең әтисен тынычландырасы урынга бу мизгелдә әти кеше мине тынычландырды. Шунда мин “әгәр кабат әти булырга язса, хатыным янымда булачакмын”, дип үземә сүз бирдем һәм биргән сүземдә тордым. 
 

---
Шәһри Казан
№ --- | 12.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»