|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.09.2022 Җәмгыять
Башкортстанда бала үлү хәбәре - фейкСоциаль челтәрләрдә билгесез кешеләр Туймазы районының Әгертамак авылында үсмер бала белән бәхетсезлек очрагы булган дигән видео һәм мәгълүматны актив таратып маташа. Язмада малайның гәүдәсе чыбыкларга асылынып торганы күренә, киеме төтенләвен дәвам итә, бер хатынның ярдәм сорап ачыргалануы ишетелә. МЧСның Башкортстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә «Башинформ» агентлыгына бу хәбәргә комментарий биргәннәр.
"Туймазы районының Әгертамак торак пунктында бала трансформаторга ябышып калды, аны ток сукты һәм ярдәм кирәк, дигән хәбәрләр булмады. Бу очрак буенча янгын сүндерү хезмәткәрләре дә чыкмады", - дип белдергәннәр анда.
Моннан тыш, «Башинформ» ачыклаганча, бу хәл чынында Башкортстанда түгел, ә быел 18 августта Кузбасста булган. Тикшерүчеләр ачыклаганча, 2013 елда туган малай трансформатор будкасына менеп, чыбыкларга тотынган һәм җәрәхәтләр алган.
Автор:Резеда Галикәева
--- |
Иң күп укылган
|