|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.09.2022 Мәдәният
Камал театры яңа 117нче сезонын ача9 сентябрь 19.00 сәгатьтә легендар “Зәңгәр шәл” спектакле белән Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры 117нче сезонын ача. Яңа сезонда Россиянең борынгы милли театры тамашачыларын премьералар, оркестр концертлары, кино күрсәтүләр, лекцияләр, интерактив экскурсияләр, бәйгеләр, юбилей һәм фестивальләр көтә. 22 һәм 23 октябрьдә Кече сәхнәдә сезонның беренче премьерасы – “Көл” спектакле. Режиссер һәм сценограф - Айдар Җәббаров. Рольләрне башкаралар – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов һәм Алмаз Борһанов. Автор белән Цензорның, сәнгать һәм циркулярның, фантазия иреге һәм рөхсәт ителгән кысаларның кисешүе нинди нәтиҗәләргә китрер, кисәтү утлары кабызырга кирәкме, яки башны көлгә яшерү дөресрәк булырмы - Япон драматургы, сценарист һәм режиссер Коки Митаниның «Көлке академиясе» пьесасы буенча А.Җаббаров сәхнәләштергән спектакльдә сүз шул хакта барачак. 5, 6 һәм 7 ноябрьдә күптән көтелгән премьера – “Болганчык еллар. Мөхәҗирләр”. Яңа спектакльдә 19нчы гасырның соңгы чиреге һәм 20нче гасыр башы аралыгында 1880нче елдагы ачлыкка һәм 1897нче елда Россия империясендә халык саны алуга бәйле тарихи тетрәнүләр кичерүче татарлар дөньясы сурәтләнә. Спектакльнең режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, рәссам Сергей Скоморохов, костюмнар буенча рәссам - Марина Марьянич, ут куючы рәссам - Тарас Михалевский, композитор - Елена Шипова, пластика - Нурбәк Батулла. Инсценировка Илтөзәр Мөхәммәтгалиев һәм Илгиз Зәйниев. Шулай ук, Зур залда Әмирхан Еники повесте буенча «Рәшә» спектакленең премьерасы да планлаштырылган. Бу әсәр беренче тапкыр сәхнәгә куела. Әсәрнең төп геройлары - совет сәүдәсе вәкиле һәм филармония җырчысы. Спектакльнең режиссеры һәм инсценировка авторы - Айдар Җәббаров. Планлаштырылган премьерлар арасында Рамил Гәрәев сәхнәләштерәчәк Булат Минкин пьесасы буенча «Татар trip» спектаклен дә билгеләп үтәргә кирәк. Пьеса "Яңа татар пьесасы" яшь драматурглар лабораториясендә катнашкан иде. Шулай ук Камал театрына спектакль куярга Бурятия режиссеры Сойжин Жамбалова чакырылды. 117нче сезонда РФ һәм ТР халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Равил Шәрәфиев, ТР халык артистлары Зөлфирә Зарипова, Фирая Әкбәрова, Гөлсем Исәнгулова, ТР атказанган артистлары Фәнис Җиһаншин, Миләүшә Шәйхетдинова, Минвәли Габдуллин юбилейларын билгеләп үтәчәкләр. Театр оркестры «Музыка & Театр» концертлар циклын әзерләде. Яңа программа репертуары татар композиторларының әсәрләреннән торачак. Цикл 9 октябрьдә ачылачак. "Шәрык клубы" татар театры тарихының интерактив мультимедиа комплексы үз эшен дәвам итә. Яңа сезонда тамашачыларны бай чаралар программасы көтә: лекцияләр, видеоязмалар, мастер-класслар, иҗади очрашулар һ.б. Комплекс ХХ гасыр башындагы «Шәрык клубы» (Көнчыгыш клуб) легендар татар интеллигенциясе берләшмәсенең тарихи бинасында урнашкан, анда 1911 елның ноябреннән «Сәйяр» беренче профессиональ татар труппасы стационар сәхнәгә ия була. Масштаблы «Пушкин картасы» проектының дәвам итүе турында аерым әйтергә кирәк. 14 яшьтән 22 яшькә кадәр булган яшьләр мәдәни учреждениеләргә бушлай керә ала. 2022 елда карталарга 5 000 сум күчерелгән, аны Камал театрында да кулланырга мөмкин. Быел якынча 11 млн. сумга 17 000 билет сатып алынган. Яңа сезон гастрольләргә дә бай булачак. Беренчесе "Александринский" XIII Халыкара театр фестиваленә (Санкт-Петербург шәһәре) бару. 21 һәм 22 сентябрьдә Александринский театрының төп сәхнәсендә Камал театры М.Галәү әсәре буенча Ф.Бикчәнтәев сәхнәләштергән "Болганчык еллар. Мөхәҗирләр" спектаклен тәкъдим итәчәк. Ноябрь аенда "Нур" һәм Башкорт драма театрлары сәхнәсендә традицион Уфа гастрольләре узачак. 2023 елның февралендә Кама аръягына гастрольләр көтелә. 2022 елның 22 декабрендә, татар театрының туган көнендә, "Яңа татар пьесасы" бәйгесенә йомгак ясалачак. 2023 елның июнендә "Нәүрүз" XVI Халыкара театр фестивале узачак.
--- |
Иң күп укылган
|