поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.09.2022 Җәмгыять

“Робертның киткәненә инде өч ел булып килә. Аны бер секундка да онытканыбыз юк"

Роберт Миңнуллинны татар дөньясында белмәгән кеше юктыр. Аның балалар өчен язган шигырьләре тәрбия бирүнең матур чарасы булса, олылар өчен иҗат иткән әсәрләре уйландыра, кыйблабызга таба борылырга мәҗбүр итә. Сүз белән чеметә белә торган Роберт абый үзе һәрвакыт мөлаем, нурлы йөзле булды. Ул яшәгән Толстой урамы 16А номерлы йортка куелган истәлек тактасыннан да яктылык бөркелеп тора.

Мемориаль такта ачылу тантанасы болытлы, суык көнгә туры килсә дә, чарага килүчеләрнең күплеге, кешеләрнең елмаюы күңелне җылытып торды. Әлеге шатлыклы вакыйгада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Татарстанның Беренче Президенты Минтимер Шәрип улы Шәймиевның да катнашуы ямь өстенә ямь бирде. Аның вакыт табып килүе Роберт Миңнуллинга карата олы хөрмәте, шагыйрьнең абруе турында сөйли. 
 
Миңа бу чарага чакыру килгәч, язу белән яхшылап танышып чыгарга өлгергәнче, уйлап куйдым: мемориаль такта ачыламы, әллә һәйкәлме? Истәлек тактасы куелу да зур сөенеч, әлбәттә, әмма олы шагыйребез һәйкәлгә дә лаектыр, дип уйлыйм. Якын киләчәктә аны да күрергә насыйп булсын иде. 
 
Беренче Президентыбыз килә-килешкә үк чарага җыелган кешеләргә рәхмәт әйтте. Киресенчә булырга тиеш кебек, югыйсә. Чыгыш ясаганда тагын бер тапкыр халыкка рәхмәтләрен җиткерде. 
 
“Роберт Миңнуллин кешеләргә шулчаклы мәрхәмәтле булды, аның шигырьләре йөрәгеннән чыга иде. Әйтергә кирәк, безнең халкыбыз ярата торган шагыйрьләребез, язучыларыбыз күп. Роберт Миңнуллин аларның иң талантлыларының берсе иде. 
Әгәр аның тормыш юлын карасак, Республикабыз әдәбият дөньясында ул алмаган бер генә премия дә калмады. Менә Робертыбыз шушындый!” – диде Минтимер Шәймиев. Ул шулай ук атаклы шагыйребезгә багышлап үзе иҗат иткән шигырьне дә укып күрсәтте: 
“Әдәпле, зур йөрәкле
Тыйнак, тирән фикерле.
Шундый шагыйрь Роберт
Безгә үрнәк түгелме?
 
Татар, башкорт халкына 
Син Ходайдан зур бүләк.
Роберт иҗат чишмәсе
Эчеп туймас гаделлек”.
 
Беренче Президентыбыз шигырьләрне еш язмавын, язган очракта, йөрәктән сугарылуын искәртеп узды. 
- Роберт Миңнуллин тирән эз калдырды. Бик тирән эз калдырды! Бүген җыелышып истәлек тактасы ачарга килгәнегез өчен бик зур рәхмәт үзегезгә,  – дип сүзен тәмамлады Минтимер Шәрип улы. 
 
Чарада шулай ук Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, халык шагыйре Рәдиф Гаташ һәм халкыбызның башка күренекле вәкилләре катнашты. 
Роберт абыйның хатыны Клара апа бик дулкынланып чыгыш ясады, аның йөрәк ярасы әле дә төзәлеп җитмәгәнлеге калтыранган тавышыннан ук сизелеп торды. 
 
“Робертның киткәненә инде өч ел булып килә. Аны бер секундка да онытканыбыз юк. 
 
Барыгыз да әйтте: Роберт, чыннан да, популяр булды. Мин моңа ышанып әйтәм, чөнки ул халыкчан, гадел булды, артистланып йөрмәде. Күп сөйләшә торган кеше булмады. Күп сөйләшмәсә дә, Робертны әбиләр дә, бәбиләр дә ярата иде. Төрле яктан уратып алалар, аның белән чират торып фотографиягә төшәләр иде. 
 
Ул өйдә дә шундый ук йомшак булды. Йомшак булса да, бик характерлы кеше иде ул. Максат куеп, үзенә ышанып, төрле җирләрдә эшләде. Алга бара торган кеше иде”, – диде Клара Миңнуллина.
 
Чара тәмамлангач та, кешеләр шактый вакыт таралышмыйча торды. Суык көндә кайнар чәй эчәргә ашыкмау Роберт Миңнуллинның чыннан да халык шагыйре булуы турында сөйли. 
 
 

Дания НӘГЫЙМ
Шәһри Казан
№ --- | 05.09.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»