|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Җәмгыять
Казанда Роберт Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачтылар (ФОТО, ВИДЕО)Бүген Казанда Толстой урамындагы йортта күренекле татар шагыйре һәм дәүләт эшлеклесе Роберт Миңнуллин истәлегенә мемориаль такта ачу тантанасы уза. Бу йортта шагыйрь 2000-2020 елларда яшәгән. Фото һәм видеолар белән "Матбугат.ру"ның якын дусты, язучы Ләбиб Лерон уртаклаша. Фотолардан күренгәнчә, тантаналы чарада Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Дәүләт Советы депутатлары, шагыйрь гаиләсе, Язучылар берлеге вәкилләре катнаша. Мемориаль такта авторы - яшь скульптор, Россия рәссамнар берлеге әгъзасы Тимофей Тюрин. Инициаторы - шагыйрьнең гаиләсе һәм Татарстан Республикасы Язучылар берлеге.
--- |
Иң күп укылган
|