|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
05.09.2022 Җәмгыять
Татарстанда кыраулар турында шторм кисәтүе игълан ителдеТатарстан территориясендә кыраулар турында шторм кисәтүе игълан ителде, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология үзәге. 6 сентябрьдә төнлә һәм иртән республикада минус 1 градуска кадәр салкыннар көтелә, дип кисәтә синоптиклар. Иртәгә Татарстанда аязучан болытлы һава булачак. Төнлә явым-төшемсез, көндез бераз яңгыр явачак, җил төньяк-көнбатыштан уртача тизлектә.
Төнге сәгатьләрдә плюс 1-6 градус булачак, урыны белән кырау булачак. Көндез һава торышы плюс 11-16 градустан да югары булмас, дип фаразлана.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|