|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.09.2022 Фаҗига
Күрше авылга барган булганнар...Башкортстанда үлем белән тәмамланган юл-транспорт һәлакәте теркәлгән: дүрт егеткә күрше авылга барып җитү насыйп булмаган. Бишбүләк районында 4 августта төнге сәгать өченчедә Кунакул авылы белән Касимовка авылы арасында комташлы юлда "CHEVROLET Klan" руле артында барган 22 яшьлек егет юл кырыена чыгып очкан.
Авариядә хәвефсезлек каешын эләктермәгән дүрт егет автомобильдән чыгып очкан. Бирегә килгән табиблар аларны дәваханәгә алып киткән. Анда пассажирларның берсе, 22 яшьлек кеше үлгән. Шоферның хәле, табиблар белдерүенчә, бик авыр дип бәяләнә.
"Билгеле булганча, машина бер атна элек сатып алынган. Шоферның каны экспертизага алынган. Тикшерү башланды", - дип хәбәр итә Башкортстан буенча ЮХХДИ матбугат хезмәте.
Фото: Башинформ агентлыгы
Автор:Ример Насретдинов
--- |
Иң күп укылган
|