|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
03.09.2022 Җәмгыять
Әлмәттә Равил Мәгановны соңгы юлга озаттыларӘлмәттә «Иске Әлмәт» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда «ЛУКОЙЛ» компаниясенең директорлар советы рәисе Равил Мәганов белән хушлашу мәрәсиме узды. Анда Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Фәрит Мөхәммәтшин республика җитәкчелеге исеменнән Равил Мәгановның гаиләсенә, туганнарына һәм якыннарына, хезмәттәшләренә һәм дусларына кайгыларын уртаклашып, аның республика һәм илнең нефть сәнәгате үсешенә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
«Республика җәмәгатьчелеге зур югалту кичерде — танылган профессионал, Россия нефть һәм газ сәнәгатенең атказанган хезмәткәре, абруйлы җитәкче, энергияле һәм максатчан кеше, һәрвакыт туган республикасына тугры булып калучы», — диде ул Мәганов турында.
Равил Мәганов Әлмәт шәһәренең мөселман зиратында җирләнде.
--- |
Иң күп укылган
|