|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
01.09.2022 Җәмгыять
"Тәртип" радиосы Каюм Насыйри эзләре буйлап кызыклы сәфәр кылды (ФОТО)"Тәртип" радиосы бөек мәгърифәтче Каюм Насыйри эзләре буйлап Яшел Үзән районына сәфәр кылды. Белүегезчә, бу олуг шәхес әлеге районның Кече Шырдан авылыннан. Авылда аның бюсты урнаштырылган. Шулай ук биредә Каюм Насыйриның яңартылган мәчете, музей-китапханәсе, чишмәсе һәм аның исемендәге урам бар икән. Кече Шырдан әле дә Каюм Насыйри эзләрен саклый диючеләр мең кат хаклы!... Беренче тукталыш - Яшел Үзән районының Олы Ачасыр авылында урнашкан Каюм Насыйри исемендәге архитектура һәм этнография комплексында. Биредә мәгърифәтченең үз куллары белән ясалган җиһазлары саклана. "Тәртип"радиосы шулай ук форсаттан файдаланып, республикабызның уникаль урыны - ачык һавада урнашкан “Татар авылы” этнографик музеенда да булды. Музейның директоры Дамир Камалетдинов татар авылларының тарихы, үзенчәлекләре турында бик күп кызыклы мәгълүмат җиткерде.
"Безне җылы кабул иткән район халкына, Яшел Үзән музейларының хезмәткәрләренә, район җитәкчелеге исеменнән каршы алган Марат Ренат улына, мәгърифәтле сәяхәттәшебез "Безнең мирас" журналына һәм эшебездә теләктәшлек белдереп, ярдәм иткән "Татмедиа" ширкәтенә зур рәхмәтебезне җиткерәбез!" - ди "Тәртип" радиосы хезмәткәрләре.
--- |
Иң күп укылган
|