|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
31.08.2022 Фаҗига
"Ут хатын" Гүзәл Хөснетдинова: «Җәйне сөймәс булдым....»Интернетта "Ут хатын" ("Женщина огонь") буларак танылган Чистай блогеры, хәләл «Хозур» кафесы җитәкчесе Гүзәл Хөснетдинова социаль челтәрләрдә 2 ай элек фаҗигале төстә вафат булган сеңлесенең фотосын куйган. Йөрәгендәге авыр сагышлары турында ул болай дип яза: "Бүген җәйнең соңгы көне. Мин җәйнең тизрәк үтеп китүен теләдем. Бала вакытымнан бирле җәйне яратмыйм! Бу елда исә аеруча да җәйне сөймәс булдым... Җәй монда гаепле түгел икәнен дә аңлыйм, тик... Ничек бар шулай!
Вакыт яраларны төзәтә, күңелгә шифа сала, диме?! Әйе, ди! Моңа күбрәк ышаныгыз!
Бүтән берни дә язасым килми. Гафу итегез", - дигән блогер.
Шулай ук язган идек: «Ут хатын» Гүзәл Хөснетдинованың сеңлесе авариядә һәлак булган - иптәш кызының гомере өчен табиблар көрәшә
--- |
Иң күп укылган
|