|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.08.2022 Мәдәният
"Шәрык клубы" лекторий ачаXX гасыр башында татар зыялылары оешмасы "Шәрык Клубы" мәдәни агарту эшчәнлеген актив алып бара: әдәби, музыкаль кичәләр даими уздырыла, концерт һәм спектакльләр уйнала, очрашулар оештырыла, төрледән-төрле темаларга лекцияләр укыла. Гасырдан артык вакыт узгач Шәрык Клубы Интерактив мультимедия комплексында кабат лекторий ачыла. XX гасыр башында татар зыялылары оешмасы "Шәрык Клубы" мәдәни агарту эшчәнлеген актив алып бара: әдәби, музыкаль кичәләр даими уздырыла, концерт һәм спектакльләр уйнала, очрашулар оештырыла, төрледән-төрле темаларга лекцияләр укыла. Гасырдан артык вакыт узгач Шәрык Клубы Интерактив мультимедия комплексында кабат лекторий ачыла! 2022 елның 1 сентябреннән һәр айның беренче пәнҗешәмбесе Шәрык Клубының театраль залында күренекле әдәбият, мәдәният, тарих белгечләре, кызыклы спикерлар мәгълүмат белән уртаклашачак. Яңалыкка, үсешкә омтылган һәркемне көтеп калабыз! Спикер: Тарих фәннәре докторы, профессор, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, Татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгьзасы ИСКӘНДӘР ГЫЙЛӘҖЕВ. Лекция темасы: Тарих, гыйлем дөньясына юл нидән башлана? Лекция татар телендә үтәчәк. Билет алырга
--- |
Иң күп укылган
|