поиск новостей
  • 30.04 "Шан кызы" Кариев театры, 12:00,14:00,18:30
Бүген кемнәр туган
  • 30 Апрель
  • Ильвина - җырчы
  • Илфар Кәримов - журналист
  • Илназ Заһитов - хоккейчы, тренер
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
  • Казан. Дәүләт органына тәрҗемәче кирәк, рус-тат, тат-рус. Эшләү бары эш урынында гына, 9:00-18:00. Эш урыны шәһәр үзәгендә. З/п уртача 36000 сум. Тел.299-15-58
Архив
 
26.08.2022 Җәмгыять

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый

1944 елның 25 августында Плетцензее төрмәсендә, Германиянең Император суды карары нигезендә, Муса Җәлил һәм аның 10 көрәштәше: Абдулла Алиш, Гайнан Кормаш, Фоат Булатов, Фоат Сайфелмөлеков, Гариф Шабай, Әхмәт Симай, Абдулла Баттал, Зиннәт Хәсәнов, Әхәт Атнашев һәм Сәлим Бохараевның (чын исеме — Галләнур Бохараев) башы чабыла.

Бөтен җәлилчеләр дә иҗади зыялы шәхесләр була. Яшь булуларына карамастан, исемнәре татар халкы арасында киң танылу ала һәм абруй яуларга өлгерә.

Җәлил һәм аның көрәштәшләрен җәзалаган көнне, бу вакыйгага шаһит булган төрмә рухание: татарлар эшафотка көлеп һәм җырлап бардылар, дип яза.

19 майда Санкт-Петербургта татар халкының данлы улы, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты, билгеле антифашист, герой-шагыйрь Муса Җәлилгә һәйкәл ачылуга унбер ел тулды.

Һәйкәлгә “Татар халкының бөек улы, Ленинградны яклаучы, көрәшче-шагыйрь, антифашист Муса Җәлилгә”, дип язылган.

Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургның Василеостровский районында Урта проспект һәм Гаван урамнары кисешкән скверда урнашкан. Һәйкәлне Башкортстанда туып-үскән сынчы, Тукай, Атаулла Баязитов, Пушкин һәм Гумилев һәйкәлләре авторы Әхнәф Зыякаев иҗат итте. Һәйкәлне 2011 елның 19 маенда ачу тантанасында Президент Рөстам Миннеханов катнашкан иде.

Төньяк башкалада Муса Мостафа улы Җәлиловка һәйкәл ачылу табигый. Бөек Ватан сугышы барышында шагыйрь, өлкән политҗитәкче һәм “Отвага” газетасы хәбәрчесе буларак, Ленинград һәм Волхов фронтында көрәшә. 1942 елда яраланып тоткынлыкка эләгә. Әмма тоткынлыкта-Шпандау концлагеренда да фашизмга каршы көрәшне туктатмый. Яшерен татар оешмасы “Идел-Урал” легионы әгъзасы буларак зур эш алып бара, төрмәдән качу өчен төркем оештыра. Ләкин бер бәндә аларны сата. Гестапочылар Мусаны Берлинның Моабит төрмәсендәге аерым камерага яба. Ихтыярын сындыра алмагач, үлемгә хөкем итәләр 1944 елның 25 августында Берлиндагы Плётцензее төрмәсендә Муса Җәлилне башка көрәштәшләре белән бергә гильотинада үлем җәзасына хөкем итәләр.

Озак вакыт Муса Җәлилнең язмышы билгесез була. Фидакарь эзләнүләр шагыйрьнең фаҗигале язмышын ачыкларга ярдәм итә. Муса Җәлилнең төрмәдә язган “Моабит дәфтәре”н бельгияле антифашист Андре Тиммерманс алып кайта. Ул аларны Советлар Союзы консулына тапшыра. СССР Югары Советы Президиумының 1956 елның 2 февралендәге указы белән немец-фашист басып алучыларына каршы көрәштә күрсәткән искиткеч батырлыгы һәм каһарманлыгы өчен Муса Мостафа улы Җәлиловка (әдәби псевдонимы — Муса Җәлил) Советлар Союзы Герое (үлгәннән соң) исеме бирелә. 1957 елда “Моабит дәфтәре” җыентыгы өчен Ленин премиясе лауреаты исеме бирелә. Дәфтәрләр Татарстан Республикасының Дәүләт музеенда саклана.

Муса Җәлил Ырынбур өлкәсенең Шарлык районы Мостафа авылында 1906 елның 15 февралендә зыялы һәм алдынгы карашлы татар гаиләсендә туган. 1929 елдан ВКП(б) әгъзасы була. 1919 елда комсомолга керә. Гражданнар сугышында катнаша, Дутов армиясе белән көрәшә. Ул вакытта аның беренче шигырьләре дә басыла.

Санкт-Петербург татарлары Муса Җәлилне онытмый. Ел саен петербурглылар герой-шагыйрь туган һәм һәлак булган көнне аның һәйкәле янына милли – мәдәни чарага җыела. Шагыйрьне хөрмәтләп – олылап чәчәк гөлләмәләре салына, аның әсәрләре укыла.

Данлы һәм дулкынландыргыч милли йолага әйләнгән мәдәни чараны быел да Санкт – Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарлары күңелләрдә якты истәлек булып калырлык итеп оештырыр.

Зәрия Хәсәнова


---
Piter.tatar
№ --- | 26.08.2022
Piter.tatar печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»