поиск новостей
  • 05.05 "Аферис" Тинчурин театры, 17:00
  • 06.05 "Яратам! Бетте - китте" Тинчурин театры, 18:30
  • 07.05 "Ай,былбылым" Тинчурин театры,18:30
  • 08.05 "Өч аршын җир" Тинчурин театры, 18:30
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 10.05 "Хыялый" Тинчурин театры, 17:00
  • 12.05 "Эх, алмагачлары" Тинчурин театры, 17:00
  • 13.05 "Акча бездә бер букча" Тинчуринт театры, 18:30
  • 14.05 "Ак тәүбә, кара тәүбә. Безнең көннәр" Тинчурин театры, 18:30
  • 15.05 "Идегәй" Тинчурин театры, 18:30
  • 16.05 "Хан кызы Турандык" Тинчурин театры, 18:30
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев (1937-2022) - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
11.08.2022 Язмыш

Канализация коесында газ белән агуланып үлгән Ришат Галиев турында: «Хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый»

Андый кеше башка юк. 59 яшьлек Ришат Галиевның якыннары әнә шулай ди. Хәзер инде «иде» дип тә өстиләр. Күрәчәктер, типсә, тимер өзәрдәй ир-ат канализация чокырына төшеп һәлак булды. Берничә көн элек Түбән Кама районының Каенлы авылында булган фаҗигадә өч кешенең гомере өзелде.

Ришат Галиев тумышы белән Балык Бистәсе районы Күгәрчен авылыннан. Якыннары аны бик тә кешелекле иде дип искә ала. «Тәртип» радиосы алып баручысы, журналист Гөлназ Фәйзрахмановага да чит кеше булмый ул.
 
– Апамның иренең абыйсы иде. Авылдашлар да булгач, без бик якын идек. Ришат абыйның китеп баруына күңел ышанмый. Бик авыр хәл, – ди Гөлназ.
 
Ришат абый авыл-районнарда канализациягә хезмәт күрсәтүче оешмада эшләгән. Бу юлы алар Каенлы авылындагы балалар бакчасына килгәннәр. Люкны ачуга иң элек аның белән бергә килгән иптәше аска төшеп китә. Төшүгә үк егыла. Ришат абый аны өстән күреп тора. Ярдәмгә кешеләр чакыра, аннары үзе дә аска төшеп китә.
 
– Иптәшен коткармакчы булган инде. Аска төшүгә үк ул да аңын югалтып егылган. Агуланырмын дип уйламаган инде. Хәер, кемгәдер ярдәм кирәк вакытта кайсыбыз үзен уйлый соң? Ришат абыйның ярдәмгә чакырганын ишетеп, яннарына ике ир-ат килеп җитә. Алар да бер-бер артлы чокырга төшә. Берсенең гомере өзелде, – ди Гөлназ.
 
 Тормышны яратып яшәгән ул. Хатыны Зәлидә апа белән бер кыз, бер ул үстергәннәр.
 
– Бик чибәр ир-ат иде. Алар дүрт ир туган үскәннәр. Бер абыйлары күптән түгел вафат булды. Инде менә хәзер Ришат абыйсыз калдык. Бик үкенечле үлем бу. Ниндисүзләр әйтсәк тә, хатынын, балаларын юатыр сүзләр табып булмый. Әле бит яшисе дә яшисе иде үзенә. Мөгаен, тегендә дә яхшы күңелле кешеләр кирәктер. Йөрәк бик өзгәләнә. Ришат абый гаиләбез өчен үз кеше, якын кеше иде. Гел аралашып яшәдек. Гаиләсенә сабырлык, үзенең урыны оҗмахта булсын, – ди Гөлназ.

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 11.08.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»