|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
08.08.2022 Мәдәният
Камал театрында җәйге ялдан соң труппа җыелышы узды (ФОТО)Бүген җәйге ялдан соң Камал театры җитәкчелекчеләре, артистлар һәм хезмәткәрләр 117-нчы сезонга планнар билгеләү өчен театрның Кече залына җыелды. Җыелыш бер минут тынлыктан башланды - камаллылар күптән түгел генә арабыздан киткән Татарстанның халык артисты Раушания Юкачеваны искә алдылар. Театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев коллегаларыннан сәламәтлекләренә игътибарлырак булуларын сорады. Театрның эше дә артистларның сәламәтлегенә бәйле икәнен искәртте. Фәрит Рәфкать улы якындагы премьералар, гастрольләр, фестивальләр турында сөйләде, шулай ук театрның яңа бинасы төзелеше буенча сорауларга җавап бирде.
--- |
Иң күп укылган
|