|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
28.07.2022 Язмыш
“Үземне һәм баламны иремнән коткарыгыз...”Башкортстанда яшәүче Ольга исемле ханым төбәк башлыгына шундый сүзләр белән мөрәҗәгать иткән. Ханым аңлатуынча, аны элекке ире тукмаган, ә полициянең бу хәлгә берничек тә реакциясе юк икән. “Бик күңелсез хәл килеп чыкты: үткән елның августында мине элекке ирем тукмады, - дип үзенең хәле турында язган ханым. – Өч яшьлек балам янымда иде. Дежур участковыйны чакырттым, Туймазы үзәк дәваханәсенең “приемный покоенда” тукмалу фактын теркәделәр. Ул эксперт бәяләмәсе белән расланды.
Аннары мине полициягә чакырттылар һәм эксперт бәяләмәсе белән бергә показаниеләр алдылар. Тагын да бераздан почтама сәбәпләрен аңлатып тормыйча, административ хокук бозу турында эш кузгатудан баш тартулары турында хат килде. Хатны алганнан соң 10 көн эчендә Туймазы районара судына шикаять юлладым. Ике тапкыр эш кузгатудан баш тарттылар, өченчесендә, ниһаять, шикаятемне карадылар.
15 декабрьдә суд булды. 2022 елның февраль азагында суд карарын кулыма алдым. Судта миңа: “Полициядән шалтырату көтегез, сезне чакырырлар...” диделәр.
Бүгенге көнгә кадәр миңа беркем дә шалтыратмады. Судка үзем берничә тапкыр шалтыраттым, миңа суд карарының полициягә җибәрелүен әйттеләр. “Полиция белән үзегез аңлашыгыз”, - диләр...
Мин кемгә мөрәҗәгать итәргә дә белмим. Дүрт яшьлек баламны суд карары буенча элекке ирем үзенә куна да алып китәргә мөмкин. Җәзасызлык шулай итәдер инде – ул баланы көч кулланып алып китә, кире китерми, кайда икәнлеген әйтми. Теләсә кайсы вакытта фатирыма бәреп керергә һәм миңа кул күтәрергә, баланы алып чыгып китәргә мөмкин. Зинһар, бу хәлне ачыкларга ярдәм итегез!” - дип яза бичара хатын.
Фото: пиксабай
Руфина ТАҖИЕВА |
Иң күп укылган
|