поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
20.07.2022 Җәмгыять

"Башта ирем үлде. Хәзер өем дә калмады. Кияргә киемебез юк"

Кукмара районының Кенәбаш авылында 11 яшьлек Әлфинә 12 яшьлек абыйсы Ринат белән кечкенә ике сеңлесен янгыннан коткарган. Хәлимовлар — күп балалы гаилә. Әлфия апаның ире 2019 елда вафат була, шуннан соң ул дүрт баласын ялгызы тәрбияли. Янгын чыккан вакытта ул бакчада эшләгән. Балалар ишегалдында булган, 2 яшьлек кечкенә кызы өйдә йоклаган.

Янгын йорт эченнән чыккан дип фаразлыйлар. Авыл халкы чәй кайната торган термопот — “заманча кытай самавыры” электр чыбыгына зур көчәнеш биргән дип тә сөйли. Әлегә сәбәпләре төгәл ачыкланмаган, тикшерү бара.

Янгын чыгуны кисәтә торган җайланмаларның тавышын ишетеп, Әлфия апаның олы улы Ринат тизрәк әнисен кисәтергә йөгергән, 6 яшьлек сеңлесен урамга алып чыккан. Икенче кызлары Әлфинә исә өйдә йоклап яткан 2 яшьлек сеңлесе Динияне күтәреп чыккан.

— Янгыннан соң балаларны күрдем, шөкер, үзләренә зыян килмәгән. Әлфинәнең чәче бераз көйгән. Балалар бик акыллы, тырыш. Гаилә бернәрсәсез калды, аларга кулдан килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, — ди Ринат белән Әлфинә укый торган Пүчинкә-Кучук авылы мәктәбе директоры Алмаз Фәйзрахманов.
 
Йорт тулысынча янып бетмәсә дә, анда яшәрлек түгел. Хәзер гаиләне вакытлыча хастаханәгә урнаштырганнар. Әлфия апаның барлык документлары, паспорты янган. Шуңа да ярдәм итәргә теләүчеләргә ул үзенең карта номерын да тәкъдим итә алмый.
 
— Йорт иремнең туган нигезе иде. Башта ирем үлде. Хәзер өе дә калмады. Кияргә киемебез юк. Өстебездә нәрсә бар, шул гына. Ярый авылдашлар ярдәм итә. Рәхмәт. Олы балалар борчыла. Әлфинә Динияне күтәреп чыкканда, ничек аңын югалтмады икән, дип уйлыйм. Ярый балаларым исән-сау калды, дип шөкер итәм, — ди Әлфия апа.
 
Кенәбаш авылын үз эченә алган Пүчинкә-Кучук авыл җирлеге башлыгы Риналь Гиниятов, гаиләгә ярдәм итәргә тырышабыз, диде.
— Янгында зыян күргән Хәлимовларны Кенәбаштагы бер буш йортка кертеп торачакбыз. Кызганыч, өйләре иминиятләштерелмәгән булган. Якын арада гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен банкта исәп счетын булдыру мәсьәләсе хәл ителәчәк, — диде авыл җирлеге башлыгы.
 
 
P.S. Әлфия апаның банк картасын яңарта алдылар. Гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен Сбербанк картасы 7-906-115-49-12 номерына беркетелгән. Әлфия Миргасимовна исемендә.
 
kukmor-rt.ru фотосы

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 20.07.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»