|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
07.07.2022 Җәмгыять
Алабугада Хәтер мемориалындагы 265 яран гөлне урлаганнарБыел Алабуга чәчәк композицияләре белән бизәлде, моңа халык бик куанды. Тик, кызганычка, кайберәүләр бу композицияләргә карап кына калмыйча, аларны казып алырга да ярый, дип саный. Хәтер мемориалында үсеп утырган 265 төп яранны казып алганнар, дип яза район газетасы.
Шәһәр хуҗалыгы буенча киңәшмәдә яңгыраган мәгълүматка сылтама белән «Алабуга нуры» хәбәр иткәнчә, бу мондый караклыкның беренче генә очрагы түгел инде. Чәчәкләрне шәһәр Мәдәният йорты янында, Меңьеллык һәм Тукай урамнарында казып алганнар иде.
--- |
Иң күп укылган
|