|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
06.07.2022 Криминал
Казанда анасы 10 яшьлек кызын кыйнап җәзалаганКазанда әнисе 10 яшьлек кызын кыйнау факты буенча җинаять эше кузгатылган (РФ Җинаять кодексының 117 нче маддәсе). Бу хакта Татарстан прокуратурасы хәбәр итә. Хатын-кызның кызын мыскыл итүе һәм аны системалы рәвештә кыйнавы турындагы мәгълүмат социаль челтәрләрдә пәйда булды.
"Матбугат.ру"га билгеле булганча, кыйналган кызны әтисе алып киткән. Ул хатыны белән аерылышкан булган, баланың кимсетелеп, җәберләнеп яшәвен дә белгән диелә бу хәбәрдә.
Эшне тикшерү прокуратура һәм Тикшерү комитеты тарафыннан контрольгә алынган. Әлеге хатынны суд көтә.
Фото: пиксабай
--- |
Иң күп укылган
|