поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
06.07.2022 Язмыш

"Ирем инвалидка әверелгәч, аны күралмый башладым"

"Ирем дүрт ел элек авыр инсульт кичерде, 1 группа инвалиды булды. Мин аны тергезү өчен бөтен көчемне куйдым. Әлеге хәлгә кадәр без аның белән бер-беребезне бик ярата идек һәм 21 ел бәхетле никахта яшәдек.

Хәзер мәхәббәт минем тарафтан китте. Ләкин миннән башка аның беркеме дә юк, ә мин - яшь һәм чибәр хатын һәм яңа мөнәсәбәтләр төзергә, читтә кемнедер эзләмәскә, ә яңа гаилә булдырырга телим. Ләкин ирем белән нишләргә соң, аны кая куярга?
 
Ул үзе генә яши алмый, ул сөйләшми диярлек, яза да, үзе ашый да алмый. Ярый әле үз йомышлары белән тышка чыга ала. Әнисе һәм туганнары аннан баш тартты, инсульттан соң бер тапкыр да килмәделәр. Унсигез яшьлек кызым безнең белән яшәргә теләми. Элек әти кызы иде ул, әтисе аны бик ярата иде.
 
Өстәвенә, ирем гаиләдә барысы да үзгәргәнлекне бөтенләй аңламый һәм кабул итми. Аны элеккеге кебек үк яратуларын таләп итә, үзен гаиләдә һаман баш итеп саный һәм барысын да үзенә буйсындырырга тырыша. Ул мине бик каты ярсыта, эштән соң өйгә кайтасы да килми. Мин ниндидер коточкыч гаделсезлек тоткыны кебек.
 
Мин аның белән яшәргә теләмим, ә миңа шулай яшәргә туры килә. Кайвакыт тагын бер-ике елдан акылдан язачакмын кебек. Кызым әйтүенчә, ул минем ирем булгач, мин аны тәрбияләргә тиеш. Ә ул аның кызы гына, шуңа да аны карарга тиеш түгел. Әни дә миңа да шулай ук гаиләмне җимерергә тиеш түгеллегемне, башка бәхетемне төзү турында уйларга да тиеш түгеллегемне әйтә. Миңа бик авыр", - дип язган социаль челтәрләрдә бер хатын.
Фото: https://ru.freepik.com
Автор:Гөлия Мөгаллимова

---
Матбугат.ру
№ --- | 06.07.2022
Матбугат.ру печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»