|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
27.06.2022 Фаҗига
Татарстанда кулдан ясалган квадроцикл астында калып кеше һәлак булган, бала хастаханәдә (ФОТО)Тукай районында кулдан ясалган арбалы квадроцикл әйләнеп капланган. Өлкән яшьтәге хатын-кыз шундук һәлак булган, 11 яшьлек бала зыян күргән. Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән берлектә эшләү буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Фаҗига бүген Җәйләү авылы янындагы кырда булган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, квадроцикл рулендәге 37 яшьлек ир-ат тауга менә алмаган. Квадроцикл артка китеп, әйләнеп капланган. Йөртүченең 63 яшьлек әнисе транспорт астында калган. Шулай ук 11 яшьлек баланың кулы җәрәхәтләнеп, Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатылган.
Тикшерү башлап җибәрелгән. Фаҗига булган урынга Тукай районы прокуроры урынбасары Марат Хәйруллин килгән.
Фото: МВД по РТ
--- |
Иң күп укылган
|