поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
27.06.2022 Фаҗига

Гүзәл Хөснетдинова үлгән сеңлесе 9 көн элек кенә икенче кат кияүгә чыккан булган

Бүген Гүзәлнең сеңлесе Лилия Гафурованың өчесен уздыралар. Исегезгә төшерәбез, Чистай районында урнашкан «Хузур Хәләл» кафесы хуҗасы Лилия Гафурова юл фаҗигасендә вафат булды. Аңа нибары 28 яшь иде. Аның кечкенә кызы ятим калды. Бу хәбәр бик күпләрне тетрәндерде.

Аларның дус кызы Миләүшә белән чираттагы бәйрәм табыны әзерләп кайтып килүләре була. Кафелары янына кайтып җитәрәк, фаҗигагә юлыга алар. Без Лилиянең апасы «Женщина оххонь» буларак танылган блогер Гүзәл белән сөйләштек.
 
– Сеңлемнең рухы шаттыр. Сөякләре сынып, тәне бәрелеп бетсә дә, йөзендә елмаю иде. Ул бит юл читенә чыгып очкач та, сәҗдәдәге кебек яткан. Аннары аны Миләүшә сулыш алырга җиңел булсын дип, аркасына яткыра. Тик соң була инде. Сеңлем урында үлә, – ди апасы Гүзәл. – Лилия соңгы арада нидер сизенгән кебек иде ул. Үзе безнең белән булса да, күңеле башка җирдә иде. Әле берничә көн элек кенә бабай каберенә барып елап кайтты. Китәсен сизенде кебек ул. Кәефсезрәк йөрде.
 
Гүзәл диндә булуыбыз сабырлык бирә, ди. Алар сеңлесе белән дин юлына кергәч, үлем хакында да сөйләшкәннәр. Берәрсе алдан үлсә, балаларны ташламаска сүз биргәннәр.
 
– Күрәчәге шул булган инде сеңлемнең. Ул көнне юл фаҗигасенә эләкмәгән булса, кафега кергәч, стакан белән су эчкәндә дә тончыгып үләр иде. Гомере беткән булгач, берни алып калмый. Димәк, аңа Аллаһы Тәгаләдән шундый кыска гомер бирелгән. Безгә моның белән килешеп, яшәргә, көчле булырга кирәк, – ди Гүзәл. – Лилиянең кызы да бар бит әле. Аның әтисе төрмәдә. Ул сабыйга бик кыен. Без аны үзебезгә алырга җыенабыз. Документлар артыннан йөри башладык. Әниемнең дә оныгын үзе үстерәсе килә. Уйлап бетерербез әле, Латыйфа кайда тели, шунда яшәр. Мин аны ташламаячакмын! Ул балага бик авыр. Әтисе дә юк, әнисез дә калды.
 
Лилия 9 көн элек кенә икенче кат кияүгә чыккан булган. Тик аларга озак яшәү насыйп булмаган.
– Рульдә булган Миләүшәгә бигрәк авыр. Ул ялгызы гына ике бала үстерә. Лилиянең үлеме өчен бик өзгәләнә. Без аны ничек тә тынычландырырга тырышабыз. Язмышлардан узып булмый бит инде. Без Миләүшәне гаепләмибез. Сеңлемнең әҗәл минуты җиткәнен аңлыйбыз, – ди Гүзәл.
 
Тагын шунысы бар: Лилия белән Миләүшә авариягә 15 минут кала, туктап ястү намазы укыйлар. Якыннары Лилиянең догалы, тәһарәтле китүенә дә сөенә. Рухы шаттыр, диләр.
 
Без исә, Лилиянең әнисе Фәридә апаның, апасы Гүзәл Хөснетдинова гаиләсенең, кызы Латыйфаның авыр кайгысын уртаклашабыз.
 
 
 

Гөлгенә ШИҺАПОВА
Ватаным Татарстан
№ --- | 27.06.2022
Ватаным Татарстан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»