|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
26.06.2022 Фаҗига
"Беркем дә йокыга китмәгән": Гүзәл Хөснетдинова сеңлесенең ничек һәлак булуын сөйләде"Ут хатын" буларак танылу алган Чистай блогеры Гүзәл Хөснетдинованың бертуган сеңлесе Лилия Гафурованың авариядә һәлак булуы турында язган идек. Гүзәл әлеге фаҗиганең ничек килеп чыгуы турында болай дип сөйли: «Фаҗига аның яраткан эше - «Хозур» кафесы янәшәсендә булган. Алар эшкә барганнар, ләкин руль артында беркем дә йокыга китмәгән икән.
Миләүшә сөйләвенчә, Чистайга барышлый ул юлда төзелеш конусы күргән һәм аны әйләнеп узмакчы булган. Ләкин машина белән идарәне югалткан һәм алар юл кырыена төшеп әйләнгәннәр.
Лилия шунда ук тәрәзәдән чыгып очкан һәм җиргә килеп төшкән. Машина түбәсе белән ятып торган, Миләүшә аның эчендә калган. Ул машинадан чыгып, Лилиягә ярдәмгә ашыккан. Лилия көчкә-көчкә генә сулаган. Сулыш алуы җиңелрәк булсын өчен Миләүшә аның яулыгын чишә башлаган. Ләкин бу минем сеңлемнең соңгы секундлары, җан биреп яткан мәле булган икән. Миләүшә шунда ук әнигә шалтыратып: «Лилия үлде», - дип кычкыра, елый башлаган.
Әни миңа шалтыратты һәм Рушан һәлакәт булган урынга китте.
Мин чын күңелем белән аны исәндер дип өметләнеп тордым. Әмма Рушан: «Матурым, ул җирдә ята… Үлгән. Үзеңә ашыгыч ярдәм чакыр. Бирешмә…» - дип әйтте. Менә шул мизгелдә мин сеңлемнең безнең арабыздан китүен аңладым», - дип яза ул.
Фото: соцчелтәрләр
--- |
Иң күп укылган
|