поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
18.05.2022 Криминал

"Әле дә куркыныч төшләр күреп уянам. Атучының күзләренә карарга телибез..."

Казанның 175 нче гимназиясендәге фаҗигале хәлгә 11 майда бер ел булды. Татарстан Югары суды җиде укучыны, ике укытучыны атып үтергән 20 яшьлек Илназ Галәвиевны тагын өч айга тикшерү изоляторында калдырырга карар кылды. Ул 11 августка кадәр сак астында булачак. Бу юлы суд утырышына, аның белән очрашырга теләп, кайбер зыян күрүчеләр дә килгән иде.

— Безгә атучының күзләренә карарга телибез. Бу хәлләрдән соң озак кына психологлар белән эшләргә туры килде. Ләкин әле дә куркыныч төшләр күреп уянам. Вафат булган сыйныфташларымны сагынып искә алам, — дигән 16 яшьлек зыян күрүче кызларның берсе “Вечерняя Казань” газетасына. Аның кулындагы җәрәхәттән калган эзләр ул мәхшәрне искә төшереп тора. Ә иң аянычы — кыз атыштан качып, 3 нче каттан сикергән һәм умыртка баганасына зыян килеп, инвалид калган. Фаҗига белән бәйле хатирәләр тынгылык бирмәгәнгә, 175 нче гимназиядә укуын дәвам итә алмаган, күчәргә мәҗбүр булган. Әлегә өйдә белем ала.
 
Тикшерү эшләре буенча, Илназ Галәвиев 2021 елның гыйнварыннан 6 маена кадәр өйдә законсыз рәвештә шартлаткыч матдәләр ясаган. 11 майда аларны 175 нче гимназиянең беренче катына, шулай ук 7 нче кабинет ишеге төбенә урнаштырган. Аннары гимназиягә ау коралы тотып килгән. Үзе белән 500 патрон булган. Кимендә 30 тапкыр аткан. Юлында кем очрый, барысына да төзәгән. Мәктәп директоры тавыш көчәйткеч аша: “Кабинетларны бикләгез”, — дип кисәтмәсә, корбаннар тагын да күбрәк булыр иде, мөгаен.
 
Зыян күрүчеләр 600 гә якын исәпләнә. Болар — укытучылар, гимназия хезмәткәрләре, укучылар, аларның әти-әниләре, туганнары. Мәктәп милкенә 1,4 миллион сумлык зыян килгән. Гаепләүче як дәвалану чыгымнары, мораль зыян өчен 15 миллион сумга кадәр акча таләп итә.
Суд утырышында катнашкан журналистлар, бу юлы Илназ нык үзгәргән иде, диде. Алгы чәчен кыска итеп кистергән, беренче тапкыр күзлек кигән. Башын гел аска иеп торган. Аңа сораулар бирергә рөхсәт итмәгәннәр. Үзе исә бернәрсәгә дә каршы килмәгән. Чик кую вакытын озайту белән дә килешкән. Башта күпләр мондый вәхшилекне эшләгән кеше психик яктан тотрыксыздыр дип уйласа да, эспертиза нәтиҗәләре Илназның үз акылында икәнен раслады. Ул бер ел сак астында. Тикшерү изоляторында камерада үзе генә. Һәрчак күзәтү астында икән.
 
Сораштырулардан бушаган арада китап укый. Туганнары белән очрашу рөхсәт ителгән. 4 апрельдән үзенең 310 томлык җинаять эше белән таныша башлаган. Әлегә 21 томны гына укырга өлгергән. Ул берничә маддә: ике, аннан да күбрәк, шул исәптән балигъ булмаган кешеләрне үтерүдә, шартлаткыч матдәләр ясауда, милеккә зыян китерүдә гаепләнә. Илназ Галәвиев гаебен тулысынча таныган. Аны гомерлеккә тимер рәшәткә артына утыртырга мөмкиннәр. Суд хөкеме быел булыр дип көтелә.
 
Әлеге фаҗигадә тагын өч кеше гаепләнә: “Ваша безопасность” компаниясе директоры, “Союз пожарного мониторинга” оешмасының янгын-сак сигнализациясе системасын ремонтлау, монтажлау буенча инженер һәм мәктәп директоры. Дөрес, алар өчесе дә гаепләрен танымый. Тикшерү эшләре дәвам итә.
 
Фото: Сергей Елагин — business-gazeta.ru

---
Ирек мәйданы
№ --- | 18.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»