поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
12.05.2022 Җәмгыять

Гади авыл егетенең батырлыклары

Бөек җиңүне якынайткан солдатларыбыз рухына дога кылабыз. Шундый батырларның берсе — якташым, Кызыл Йолдыз ордены кавалеры, өлкән лейтенант Муллаян абый Мәрдәнов турында язасым килә.

Ул 1912 елның 15 мартында Минзәлә районы Яңа Айман авылында икмәк җитештерүчеләр гаиләсендә туа. 1936 елның ноябрендә армиягә алына. Ике ел Монголиядә авиация полкында элемтәче булып хезмәт итә. Хәрби хезмәттән соң, авылына кайтып эшкә урнашкач кына, сугыш башлана. Муллаян абыйның сугышчан юлы 1941 елның октябреннән 1945 елның маена кадәр 1, 2, 3 нче Украина фронтларының укчы полкында, 1 нче Белоруссия фронтының артиллерия полкында уза. 1943 елның июлендә Орлов өлкәсендә каты бәрелешләр вакытында яралана, контузия ала. Уң кулына зыян килә, бармакларын югалта. Хәрби госпитальдә дәваланып, кабат фронтка китә. Хорватиянең Уйнуста районында барган сугышта көчле атышлар вакытында артиллериянең 15 атын коткара. Бу батырлыгы өчен медаль белән бүләкләнә. Сугышта чакта партия сафларына да алына.
 
Гади татар авылында туып-үсеп, иленең чын патриоты, офицер дәрәҗәсенә күтәрелгән Муллаян абый. Совет гаскәрләре белән Румыния, Югославия, Венгрия, Австрия җирләрен фашист илбасарларыннан азат итүдә катнашкан. 1946 елның июлендә туган авылы Яңа Айманга “Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры булып кайта.
 
Актаныш районы Аеш авылы кызы Әнисә апа белән гаилә коралар. Икесе дә зоотехник булып эшлиләр.
 
Мулланур абыйның атларга булган мәхәббәтен сокланып искә алалар. Күрше колхозда эшләгәндә, атын җигәргә кызганып, кышкы суыкларда да җәяү атлаган ул. Мәрдәновлар биш бала тәрбияләп үстерде. Укымышлы, зыялы, олы хөрмәткә лаек гаилә иде. Пенсиягә чыккач та, авыл үсешенә өлешләрен керттеләр. Кызлары Рима әтисенең батырлыкларын бүген дә елап искә ала:
 
— Әти әле байрак йөртүче дә булган. Ургылып аккан Дунай елгасын кичкән чакта, байракны биленә бәйләп саклаган. Аннары чыгып җиткәч, берәүнең текә ярдан колга төшереп тартып алуын сөйли иде. Дунай суында күпме солдат, ат яраланып аккан. Әти иптәшләрен гел сагынып искә ала иде, — дип сөйли кызы.
 
Мулланур абый Украина авылларын азат иткәндә, фашистларның кылган вәхшилекләрен дә искә ала торган булган. Эчәргә су калмасын дип, дошман халыкны үтереп, коега тутырган, берсендә өч-дүрт яшьләр тирәсендәге баланы стенага кадаклап калдырганнар. Совет солдатлары ул сабыйны коткарган. “Әти ташлама белән бирелә торган дарулардан да файдаланмады. Исән-сау туган илгә кайту сөенеченнән, Аллаһтан бирелгән гомеренә шөкер итеп яшәде”, — ди Рима. Югыйсә сау-сәламәт килеш тә акча өчен инвалидлык төркемен ясатучылар бар.
 
Кызганыч, Муллаян абый, Әнисә апа да күптән бакыйлыкта. Алар ветераннарга бирелгән матур йортларны, зур күләмдәге пенсияләрне дә күрә алмады. Мондый батырларны онытмыйк. Корбаннар белән яуланган тынычлыкның кадерен белик.
 
Рушания ГАСИМОВА, Минзәлә районы Яңа Айман авылы.

---
Ирек мәйданы
№ --- | 12.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»