поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 03 Май
  • Наил Дунаев - актер
  • Сергей Юшко - галим
  • Фаил Камаев - дәүләт эшлеклесе
  • Альберт Яруллин - хоккейчы
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
07.05.2022 Җәмгыять

"Юлия апа, безнең өйдә кемдер бар. Савыттагы суны түгә, мин куркам..."

Балачакны, ягъни СССР заманы турында сүз кузгалса, ике хатирә күңелдә яңара. Шуның берсе, бүген сөйлисе истәлек, “эмалированный” ак табак турында. Хәзер бит мондый табакларны бик кулланмыйбыз да, кибеттә дә пластмасс, тимер табакларга күз төшә.

...8-9 сыйныфларда укыган чагым. Без – бала-чагага укудан кайтуга нишлисе инде? Әлбәттә, өйдәге бетмәс-төкәнмәс эшкә тотынасы. Чөнки өйдә бар нәрсәне тәртипләп торган әби-бабай юк, әти-әни көне буе диярлек мәктәптә. Гаиләбез белән иртүк чыгып китәбез дә көндезге икеләр тулгач кына кайтабыз. Укудан соң калып, мәктәптә берәр чарага әзерләнәсе, әти-әниләрнең бетмәс-төкәнмәс педсовет яки башка төрле җыелышлар булса, соңгарак та калына. 

Ул көнне дәресләрдән гадәттәгечә кайттым, сумкамны тотып атып, чәй куеп эчтем. Мәктәптән кайтканда гел тамак ача иде минем, кемнеке ничек булгандыр. Әти белән әни мәктәптән кайтканчы, көндезге малны карарга, чөгендер кырырга, тагын ниләрдер эшләргә кирәк. Мин савыт-сабаны юып куярга булдым. Чөнки иртәнгесе дә, ашыгып чыгып китеп, өстәлдә калган иде. 
 
Ул чакларда әле йортларга суүткәргеч кермәгән, су бүгенге кебек краннан агып та тормый. Рәсемдәге кебек шушындый табакка чәйнектән җылы су агыздым да (ул чакта “Фейри” ише әйберләр юк иде бит инде, майлы савыт-сабаны ничек юганны гына хәтерләмим) кухнядан чыгып киттем. Мөгаен, почта килмәдеме икән дип, урамга чыккан булганмындыр. Чөнки газета-журналларны тиз генә карап чыкмасам, көндезге мал каравым карау булмый иде. 
 
Өйгә керсәм, табакта су юк. Хәтерлим бит инде салганымны. Инде чәйнектә җылы су да калмады. Карасам, мин керешкә бу су да юкка чыккан. Шул вакытта курыкканнарым! “Котым ботыма төште” дә күршедәге Юлия апаларга йөгереп кердем. “Юлия апа, безнең өйдә кемдер бар. Савыттагы суны түгә, мин куркам, бергәләп безгә керик әле”, – дим. Юлия апага ул чакта 44 яшьләр чамасы булгандыр. Ул кулына таяк та тотты. Әкрен генә өйалдына үттек, аннан өй эченә, кухняга. Күз алдына китерәсезме? 
 
Кердек, табакта тагын су юк. “Күрдеңме, Юлия апа, тагын су юк”, – дим. Юлия апа карап-карап торды да миңа төртеп күрсәтте. Карасам, идәндә су эзе. Баксаң, “эмалированный” ак табагыбыз тишелгән икән бит. Салган суым тишек аша идәнгә агып торган, ә андагы ярыктан – өй астына...
 
Янилгә, әниләргә кайткач, Юлия ападан бу турыда хәтерлиме-юкмы икәнен бер дә сораганым булмады. Әмма әниләр Азнакайга кунакка киткәч, сыер савып кереп аны көтүгә кумыйча йоклап калганымны бик яхшы хәтерли ул. Минем генә исемдә калмаган.
 
Фото: https://pixabay.com/ru

Лилия НУРГАЛИЕВА
Шәһри Казан
№ --- | 07.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»