поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • 02 Май
  • Флера Хәмитова - актриса
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.05.2022 Җәмгыять

Бүген Татарстанда кар яуды. Алдагы көннәргә халык синоптигы ни фаразлый? (ВИДЕО)

Әтнә районының Ары авылында кар яуган. Дөресрәге, әле дә явып тора, дип хәбәр итте безгә редакциянең якын дусты Фидаил Кадыймов. Халык синоптигы Рәис Шәкүров исә бәрәңгене кайчан утыртырга кирәклеген җиткерде.

– Иртән торышка кар ява иде инде. Мондый хәлләр сирәк кенә булса да булгалый. Соңгы тапкыр бездә май аенда кар 2000 елны яуган иде. Әле дә хәтерлим, әниләр бәрәңге утырткан иде. Егерме сантиметр кар төште ул вакытта. Бәрәңгеләре булмастыр, мөгаен, суык алды, дип сөйләгәннәр иде, киресенчә, уңыш әйбәт булды. Авыл халкы бәрәңге, яшелчәләр утыртып өлгермәде әле, борчылырлык сәбәп юк, – ди Фидаил.
 
Арча районының Ашытбаш авылында да кар төшкән. 
– Тирес ява дип сөенәбез. Шәһәр халкы гына кар ди, без аны ашлама, тирес дибез. Димәк, җирдә дым булачак. Әти дә шулай дип әйтә иде, – ди Ашытбашта яшәүче халык синоптигы Рәис абый Шәкүров. 
 
Ул быел бәрәңгесен 11 майда утыртырга җыена икән. Сынамышлар буенча иң кулай көн шул ди. Узган елны Рәис абый бәрәңгене 1 майда утыртырга кушкан иде. Җирдә дым булганда утыртып калырга крәк, җәй коры була, диде. Чынлап та шулай булды. 
– Җирдә туң юк, өлгергән инде ул. Кичә тырмалаган идек, тырма батып йөри. Бүген үк чыгып утыртырга була. Никадәр иртә утыртасың, шуның кадәр яхшы. Узган елны бакчада калган бәрәңге чыкты. Рәхәтләнеп борын чыгарып үсәм дип утыра. Бу кар кирәк әле. Үткән елны җәй коры булды. Кыш буе яуган кар да җиргә сеңеп бетте. Кырларга әле дым бик кирәк, – ди ул. 
 
Рәис абыйның фаразлавынча, көннәр 10 майдан соң гына җылыта башлый. Артык җылы көннәр көтмәгез быел, җәе дә салкынча, яңгырлы булачак, диде ул. Аның каравы уңыш булырга тиеш. Бәрәңге дә бик әйбәт булачак, дип юрады халык синоптигы. Фитофтора булу куркынычын да кисәтте.
 

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА
Шәһри Казан
№ --- | 05.05.2022
Шәһри Казан печать

▲ Өскә
 
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»