поиск новостей
  • 09.05-19.05 Илсөя Бәдретдинова. Уникс. 19:00
  • 20.05 Мастер и Маргарита. Тукай ис. филармония. 19:00
Бүген кемнәр туган
  • Татарстан Чистополь куплю дом срочно звоните 89274905164
  • Казан шәһәре, Совет районы. Кульсеитово, Поэт Каменев урамырда җир участогы сатам. 12 соток, ИЖС Кадастровый номер 16:50:240650:256 Бәясе 3.700.000 сум Гүзәл 89375255146
  • Олылар очен "Сени" исемле подгузниклар сатыла. Размер М. Пачкада 30 штук. 1 пачка - 1200 сум. Казан. Тел. 89274484465 (ВАТСАПКА ЯЗЫГЫЗ) Продаются подгузники для взрослых. Сени. Размер М. 1 пачка - 1200 руб. (Пишите на Ватсап 89274484465)
  • Чупрэле районы, Иске Кэкерле авылында йорт сатыла, 1 800 000 РУБ 79276735505
  • Ремонтирую стиральные и посудомоечные машины, качественно и с гарантией,недорого. 8939 3369 585 Рамиль (Казань,Чистополь)
  • 1 булмэле фатир моселман гаилэсенэ озак вакытка арендага бирелэ ЖК Салават купере. Собственник ( риелтор тугел!!!)89509488227
  • Телэче районы Шэдке авылында йорт сатыла, барлык унайлыклары булган. 89534073195
  • ИСЭНМЕСЕЗ. ЭТЭЧ САТАМ . ТЕЛ 89053184712
  • Казаннын Яна-Савин районында урнашкан 2 булмэле фатирга бер кыз эзлим. Бэясе 6500 сум 89376001290
  • Ассаляму алейкум! Казанда, центрга якынрак булган гостинка яисэ булмэ снимать итергэ телим. Риелторсыз. 89872312932 (ватсап)
Архив
 
05.05.2022 Фаҗига

Йоклаган булсак, исән калмас идек

Быелның беренче яшенле яңгыры зыян салырга да өлгерде. Аксубай районының Такталы авылында яшәүче Зариповларның йортларында янгын чыкты. Хафиз абый белән Гөлшат апа икесе дә лаеклы ялда. Әти-әниләреннән калган нигездә гомер итәләр. Өч балалары үз гаиләләре белән төпләнеп яши.

— Сәгать кичке тугызынчы яртыда хатыным йокларга яткан иде, мин күктә сызылган утларны күреп, яшен сукмасын дип, телевизорны сүндердем. Кинәт шарт-шорт иткән тавышлар ишетелә башлады. Әллә мичкә берәр нәрсә булдымы дип, аш бүлмәсенә йөгереп чыктым. Тәрәзәдән карасам, җирдә кызыл шәүләләр абайлана. Безнең йортның шифер түбәсе шартлап яна икән бит, — дип сөйли Хафиз абый. Ул арада аларга ярдәмгә күршеләре дә килеп җитә. Сиртмәле кое саекканчы су ташыйлар. Янгын сүндерү машинасын чакырталар.

— Гөлшат, янабыз, документларны җый, дип кычкырдым. Документларыбыз барысы да кара чемоданда саклана. Үзем кием-салым, телевизорны, кулга нәрсә эләгә, шуны алып чыгарга өлгердем. Йоклаган булсак, исән калмас идек, — ди Хафиз абый.

Өйнең алгы ягы гына янмый калган. Хәзер Зариповлар шунда яши.
 
— Чистарттык, юдык. Түбәсе юк инде. Су үтмәсен өчен, аны пакет белән томаладык. Янәшәдә генә абыйлар яши. Тик гел күршеләрдә куну да уңайсыз. Сыерыбыз бар, сөт үзебездә, Аллаһка шөкер. Йортны иминиятләштергән идек. Аз булса да акчасы чыгар дип өметләнәбез. Яшәргә тырышабыз әле. Елап сәламәтлек кенә бетә, — ди Хафиз абый.
 
Хәзер төзелеш материаллары икеләтә кыйммәтләнгән заманда иминият акчасына гына өй салып булмас анысы. Зариповлар фаҗигасенә битараф булмаган кешеләр аларга ярдәм кулы суза ала.
 
Теләгән кеше акчаны Хафиз Исхакович Зарипов исемендәге “Сбербанк” картасына күчерә ала. Карта 8-903-061-00-25 номерына бәйләнгән.
 

Эльвира МОЗАФФАРОВА
Ирек мәйданы
№ --- | 05.05.2022
Ирек мәйданы печать

▲ Өскә
Матбугат-инфо
Матбугат.ру
Ватаным Татарстан
Шәһри Казан
Бердәмлек
Рәшит Ваһапов фестивале
Камал театры
Тинчурин театры
Татар дәүләт филармониясе
Ирек мәйданы
Татарстан яшьләре
Кариев театры
Идел
Өмет
Татарстан китап нәшрияты
Милли Музей
Шаян
Татаркино
Татар телен һәм ТР яшәүче халыклар вәкилләренең<br />туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе
«Элита»