|
|
Бүген кемнәр туган
|
|
Архив
|
04.05.2022 Җәмгыять
Блогер Рөстәм Нәбиевнең әтисе вафат булганБашкортстан блогеры, паралимпияче Рөстәм Нәбиев гаиләсендә кайгы. Әтисе вафат булган. Бу хакта телеграм-каналында Рөстәм үзе хәбәр итә. "Әтием бүтән юк" дип язган ул. Моңа кадәр "Матбугат.ру"да популяр блогерны авыр язмыш балачактан ук сынаган, дип язган идек.
1993 елның сентябрендә Нәбиевлар гаиләсендә тетрәндергеч фаҗига була. Бу вакытта Рөстәмнең нибары 1,5 яшьлек чагы.
«Әнине үтерделәр. Мин ул чакта кечкенә идем, аны бөтенләй хәтерләмим. Безне апа тәрбиягә алды, — дип сөйли Рөстәм күз яшьләрен тыя алмыйча. — Бу — әти иде. Ул аны аффект халәтендә үтерүен сөйләде, аңа әни турында кемдер начар сүз әйткән, ә ул ышанган. Мин барысын да белмим. Буып үтергән», - дип сөйләде Рөстәм Нәбиев.
Фото: соцчелтәрләрдән
--- |
Иң күп укылган
|